Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Халыкка уңайлы булсын өчен

Район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкуров һәм башка җаваплы хезмәткәрләр шәһәрдә төзелүче объектларда булдылар. Алар Нефтьчеләр урамын Шәйхетдинов микрорайоны белән тоташтыручы юл төзелеше белән кызыксындылар. Бу өлкәдә эшләр башланып килә - булачак трассаны чистарту бара. - Бүгенге көндә шәһәрдә экология куркынычының 33 процентын автомобиль...

Район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкуров һәм башка җаваплы хезмәткәрләр шәһәрдә төзелүче объектларда булдылар.

Алар Нефтьчеләр урамын Шәйхетдинов микрорайоны белән тоташтыручы юл төзелеше белән кызыксындылар. Бу өлкәдә эшләр башланып килә - булачак трассаны чистарту бара.

- Бүгенге көндә шәһәрдә экология куркынычының 33 процентын автомобиль транспорты тудыра. Әлеге проект экологияне яхшырту, шәһәрнең үзәк урамнарын бушату максатыннан тормышка ашырыла. Район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Зөфәр улы үтенече буенча Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов бу эшләр өчен 32 млн. сум акча бүлеп биргән. Киләчәктә биредә 650 метр озынлыкта заманча автоюл булачак, - дип хәбәр итте Расих Шәкуров.

Юл өлешчә ташландык бакчалар аша уза. Шуңа да Расих Әхәт улы бакчачыларга мөрәҗәгать итеп:

- Шәһәр төзелеше проекты буенча бу җир юллар төзелеше өчен билгеләнгән иде. Проект тормышка ашырылу стадиясенә килеп җитте. Хуҗаларга бакча йортларында калган кыйммәтле әйберләрне җыярга кирәк, - диде.

Комиссия әгъзалары шәһәр мунчасында да булдылар. МППБ и О генераль директоры Валерий Тимиряев әйтүенчә, биредә 1982 елдан, төзелгән көннән бирле ремонт булмаган.

Мунчаның торышы белән Әлмәт шәһәреннән «АИСК» подрядчылары таныштылар. Киләчәктә биредә ремонт эшләрен нәкъ менә алар башкарачак.

- Киләсе атнадан подрядчылар шәһәрлеләр, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр өчен бик мөһим булган әлеге социаль объектны тәртипкә китерә башлаячаклар. Мунчаны ремонтлау өчен матди чыгымнарның билгеле бер өлеше бүленде. Тиздән мунчаның ике бүлеге дә эшли башлар дип ышанабыз, - диде Марсель Шәйдуллин.

Гүзәл ТИМБАКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев