Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Халык театры коллективы бу сезонын Азнакайның Тымытык мәдәният йортында ачып җибәрде

Тымытык мәдәният йортында халык театры коллективы бу сезонын Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр" спектакле белән ачып җибәрде Әлеге спектакльне аның беренче генә куюы түгел. Бу юлы да ул тамашачыда зур кызыксыну уятты. "Әниләр" һәм "бәбиләр" белән өр-яңадан сөендек тә уйландык та. Үзешчәннәр тамашачыны осталыклары, ихласлыклары белән таң калдырды. Вакыйга, белгәнебезчә,...

Тымытык мәдәният йортында халык театры коллективы бу сезонын Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр" спектакле белән ачып җибәрде

Әлеге спектакльне аның беренче генә куюы түгел. Бу юлы да ул тамашачыда зур кызыксыну уятты. "Әниләр" һәм "бәбиләр" белән өр-яңадан сөендек тә уйландык та. Үзешчәннәр тамашачыны осталыклары, ихласлыклары белән таң калдырды.

Вакыйга, белгәнебезчә, балалар табу йортында бара. Биредәге әниләр холыклары, милләтләре, яшәү тәҗрибәләре белән бер-берсеннән аерылып торса да, бу образларның асылы - яшәеш кыйммәтләрен, әниләрнең илаһи зат булуын ассызыклау. Дилемманы уйнаган Альбина Нигъмәтуллина, табибә Айзәрә Әхәтовна ролендәге Раушания Идрисова, шәфкать туташы Ниночка - Лилия Бәйрәмгалиева, бала табудан мәхрүм хатын ролендәге Алина Усманова, палатада якты нур булып йөрүче 12 бала анасы Гөлфинә - Рәмзия Мифтахова, Алтынчәч - Фәүзия Шәйхелисламова, Валентина - Лилия Идрисова, Римма Әүхадиевна - Гөлфирә Гыйздәтуллина, Вазиха ханым - Зәкия Хәбибрахманова бу рольләрне нәкъ тормыштагыча итеп ачып салды. Тамашачы җәмгыятебездә кабатланып торган хаталарны, бишек җырларының сабый күңеленә ана сөте белән сеңүен, оясында ни күрсә - очканда - шул дигән әйтемнең тулы мәгънәсе хакында менә шушы образлар аша уйланып, нәтиҗә ясап утыргандыр. Ветераннар советы рәисе Радик Солтановның да үзешчәннәргә рәхәтләнеп ял иттергән өчен рәхмәт сүзләрендә әнә шул фикер чагылды.

-Халык театры яшәсен, исемен дә, асылын да югалтмасын, - дигән теләген дә җиткерде ул.

Лилия Идрисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Халык театры коллективы бу сезонын Азнакайның Тымытык мәдәният йортында ачып җибәрде