Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Халык сынамышлары ни юрый?

Гыйнвар салкын булса, июль коры һәм эссе була. Әгәр ат карга ятса - җылыта, куяннар кешеләр янына якынлашса - суыта, тукран тавышы ишетелсә - яз иртә килә. Әгәр кар вак кына бөртекле, сирәк кенә төшкәләсә, бик озак суык булыр. Әгәр җылы булып, кар яуса, һәр ашлык уңар. Әгәр ябалак кар...

Гыйнвар салкын булса, июль коры һәм эссе була.

Әгәр ат карга ятса - җылыта, куяннар кешеләр янына якынлашса - суыта, тукран тавышы ишетелсә - яз иртә килә.

Әгәр кар вак кына бөртекле, сирәк кенә төшкәләсә, бик озак суык булыр.

Әгәр җылы булып, кар яуса, һәр ашлык уңар. Әгәр ябалак кар яуса, борчак белән чикләвек уңар.

Болытлар түбәннән килсә, каты суыкны көт.

Унбишенче февральдә көн җылы булса, яз яхшы була.

Тау башларында кар күп булса, җиләк күп булыр.

Әгәр боз өстенә боз катса, ашлыкка галәмәт.

Каз аягын күтәреп торса, салкын була.

Карга, чәүкә түбәннән очса, кар ява.

Песи мич башына менеп ятса, суык; идәнгә ятса, җылы була.

Чыпчыклар чыркылдашса, көн җылыта.

Эт карда аунаса, көн аяз булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев