Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Халык иминлеге сагында

Хокук сагында торучылардан һөнәри осталык, үз вазыйфаларын зур җаваплылык белән башкару, ныклы дисциплина һәм шул ук вакытта кешеләр белән уртак тел таба белү кебек сыйфатлар да таләп ителә. Оператив дежурный ярдәмчесе Роберт Гәрәевка бу сыйфатларның барсы да хас. Гомеренең 28 елын әлеге хезмәткә багышлаган хокук сакчысы үз һөнәренең чын остасы....

Хокук сагында торучылардан һөнәри осталык, үз вазыйфаларын зур җаваплылык белән башкару, ныклы дисциплина һәм шул ук вакытта кешеләр белән уртак тел таба белү кебек сыйфатлар да таләп ителә. Оператив дежурный ярдәмчесе Роберт Гәрәевка бу сыйфатларның барсы да хас. Гомеренең 28 елын әлеге хезмәткә багышлаган хокук сакчысы үз һөнәренең чын остасы.

- Үз эшемне яратып, бар күңелемне биреп башкарам. Әгәр кире һөнәр сайлау мөмкинлеге булса, ике дә уйлап тормастан, хокук саклау органнарын сайлар идем, - ди Роберт Гәрәев.

Гаиләңдә аңлау, яклау, тынычлык тапканда гына эшкә бөтен күңел җылыңны биреп була торгандыр ул. Ә Роберт Самат улының тылы ныклы.

- Җаваплы хезмәттә караңгыдан караңгыга эшләгәндә тормыш иптәшем Гөлнур минем ныклы терәгем булды. Балаларның игелекле, тәртипле, тәрбияле булып үсүендә дә аның өлеше зур. Яраткан эшең булып, аннан тәм табып эшләсәң, арып-талып өеңә кай­тканда хатының елмаеп каршы алса, бәхет шулдыр инде ул, - ди үзе дә.

Бүген улы Руслан белән кызы Лиана да әтиләренең юлын сайлап, хокук сагында торалар.

Полиция өлкән прапрощигы Роберт Гәрәевнең намуслы хезмәте күпсанлы рәхмәт хатлары, күкрәк билгеләре белән билгеләнгән. Бүген район эчке эшләр бүлеге коллективы нәкъ менә шундый хезмәткәрләр белән көчле дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Халык иминлеге сагында