Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Халык дружинасы оешты

Бу көннәрдә Балалар иҗаты үзәге мәйданында 19 предприятие һәм оешма, шулай ук полиция хезмәткәрләре, ТСЖ вәкилләре катнашында халык дружинасы җыелышы узды. - Безнең максат - гражданнар һәм полиция көчләренең уртак эшчәнлеге нәтиҗәсендә районыбызда иҗтимагый тәртип саклау буенча яхшы гадәтне кайтару. Дружинникларга халык контролен башкару һәм полиция хезмәткәрләренә ярдәм итү вазифалары...

Бу көннәрдә Балалар иҗаты үзәге мәйданында 19 предприятие һәм оешма, шулай ук полиция хезмәткәрләре, ТСЖ вәкилләре катнашында халык дружинасы җыелышы узды.

- Безнең максат - гражданнар һәм полиция көчләренең уртак эшчәнлеге нәтиҗәсендә районыбызда иҗтимагый тәртип саклау буенча яхшы гадәтне кайтару. Дружинникларга халык контролен башкару һәм полиция хезмәткәрләренә ярдәм итү вазифалары йөкләнә. ТСЖ белән тыгыз элемтәдә торачакбыз, чөнки алар халык белән турыдан-туры эшли, төрле начар урыннарны яхшы белә. Бу, әлбәттә, криминоген хәлгә уңай йогынты ясаячак, - диде Азнакай районы буенча эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров.

Тәмәкедән баш тарту һәм Балаларны яклау көннәре уңаеннан узган чараларда иҗтимагый тәртип саклау өчен дружинниклар, полиция хезмәткәрләре арасыннан җаваплы кешеләр билгеләнде. Ирекле халык дружинасы рейдларын башка массакүләм чараларда да оештыру планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев