Гүзәл затларның сәламәтлеген кайгыртып
28 февраль көнне ТР Дәүләт Советы хатын-кыз депутатларның “Мәрхәмәт-Милосердие” берләшмәсе Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә “Хатын-кызга игътибар” чираттагы кайнар линия үткәрә.
Хатын-кызлар сәламәтлегенә кагылышлы барлык сораулар белән 236-00-71 телефоны буенча 9.00-17.00 сәгатьләрдә шалтырата аласыз. Сезнең сорауларга депутатлар, республика халкына медицина хезмәте күрсәтү өлкәсенең әйдәр белгечләре, консультантлары җавап бирәчәк.
Әмма шунысын истә тотыгыз: телефоннан бирелгән консуль тация иң беренче чиратта мәгълүмат алу өчен, ул табиб кабул итүен алыштырмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев