Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гыйнвар-март айларында районда җиде юл-транспорт вакыйгасы булган

Урамнарда "кышкы йокыдан уянып" чыгучы автомобильләр саны артты. Аларга тиздән мотоцикллар, скутерлар, велосипедлар кушылачак. Шуңа күрә руль артында йөрүчеләрдән генә түгел, җәяүлеләрдән дә юлларда аеруча сак булу сорала. Мисалга - агымдагы елдагы ике очрак: 31 гыйнварда Азнакайдан Актүбәгә таба баручы машина хуҗасы юлны караңгы һәм тиешсез урыннан аркылы чыккан аек...

Урамнарда "кышкы йокыдан уянып" чыгучы автомобильләр саны артты. Аларга тиздән мотоцикллар, скутерлар, велосипедлар кушылачак.

Шуңа күрә руль артында йөрүчеләрдән генә түгел, җәяүлеләрдән дә юлларда аеруча сак булу сорала. Мисалга - агымдагы елдагы ике очрак:

31 гыйнварда Азнакайдан Актүбәгә таба баручы машина хуҗасы юлны караңгы һәм тиешсез урыннан аркылы чыккан аек булмаган җәяүлене бәрә, ул вакыйга урынында һәлак була.

2 февральдә автомобиль йөртүче кызу тизлектә килү сәбәпле, бозлавыкта идарә итүне югалта һәм үз капка төбендә машинасы янында торган җәяүле өстенә менә. Җәяүле травмалар белән район үзәк сырхауханәсенә озатыла.

Гыйнвар-март айларында районда 7 юл-транспорт вакыйгасында 3 кеше вафат була, 9 кеше тән җәрәхәтләре ала.

Көннәр җылыту белән урамда бала-чага да күбәя, шуңа күрә игътибарлылыкны тагын да арттырырга кирәк.

Шулай ук юл кагыйдәләрен бозган өчен административ штрафларны вакытында түләргә онытмагыз. Закон буенча билгеләнгән вакытта түләнмәгән штрафны икеләтә күләмдә түләргә туры киләчәк һәм аның минималь суммасы 1000 сумнан да ким булмаячак яки 15 тәүлеккә кадәр административ арест салыначак.

Р.Шәрәфиев, ЮХИДИ Азнакай бүлеге начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гыйнвармарт айларында районда җиде юлтранспорт вакыйгасы булган