Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гриппка каршы коралландык

Быел грипп ишекләрне шакып тормады, тиз һәм колачлап килеп керде. Җитмәсә, "дуңгыз" исемлесе дә сагалап тора, диләр. Җитәкчебез дә "экстрен" җыелыш җыеп алды. Барыбызга да гриппка каршы ныклап коралланырга, авыруны йоктырмаска, дигән әмер бирелде. Аның иң нәтиҗәле юнәлешләрен билгеләдек. Беренчедән, өстәлләргә сарымсак, суган турап куярга - ул микробларны үтерә. Икенчедән,...

Быел грипп ишекләрне шакып тормады, тиз һәм колачлап килеп керде. Җитмәсә, "дуңгыз" исемлесе дә сагалап тора, диләр. Җитәкчебез дә "экстрен" җыелыш җыеп алды.
Барыбызга да гриппка каршы ныклап коралланырга, авыруны йоктырмаска, дигән әмер бирелде. Аның иң нәтиҗәле юнәлешләрен билгеләдек. Беренчедән, өстәлләргә сарымсак, суган турап куярга - ул микробларны үтерә. Икенчедән, борыннарга оксалин мае сөртергә, битлекләр кияргә! Халык белән турыдан-туры аралашучы реклама бүлеге кызлары битлекләрен шунда ук киеп куйдылар, бүлмәләребез өстәлләрендә туралган сарымсак урын алды. Бөтен редакция бинасына тәмле ис таралды. Бер сүз белән әйткәндә, коралландык, безгә хәзер грипп куркыныч түгел! Тик менә оксалин маен гына кичен өйгә кайтканда беребез дә аптекалардан тапмадык. Шулай да Зөлфиябез кайсыдыр аптекада күргән аны. Икенче көнне акча җыеп, аны шунда җибәрдек. Әмма анда да беткән булып чыкты. "Төштән соң алып кайтабыз", - дип тынычландырып җибәргәннәр. Тик төштән соң кайтканыныкы 20 сумга арткан булып чыкты. Сәламәтлек кыйммәтрәк, күпләп алдык.
Менә шулай, дуслар, гриппны редакциябез ишегеннән кертмәскә исәп. Өстәлләрдә сарымсакны көн саен яңартып торырга, кирәксә-кирәкмәсә уңга-сулга, кунакларга бик йөрмәскә тырышабыз. Мөхәррир кушканча маршрут бер: өйдән - эшкә, эштән - өйгә! Ходай да: "Сакланганны саклармын" дигән, җәмәгать, сәламәтлек күбесенчә үзебездән тора бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гриппка каршы коралландык