Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гран-прины Үчәлле кызы Гөлчәчәк Кадыйрова яулады

Узган шимбәдә шәһәребезнең Татарстан мәйданында кышны озату - Нәүрүз бәйрәме узды. Азнакайда елның-елында ул җыр-бию, уеннар һәм ярминкә белән бай чара булып үтә. Быел да сәүдә, авыл хуҗалыгы оешмалары, шәхси эшмәкәрләр үзләре җитештергән продукцияне саттылар. - Шәһәр халкына без улым Руслан крестьян-фермер хуҗалыгында үстергән тавык, каз, аның эч-башын алып килдек....

Узган шимбәдә шәһәребезнең Татарстан мәйданында кышны озату - Нәүрүз бәйрәме узды.
Азнакайда елның-елында ул җыр-бию, уеннар һәм ярминкә белән бай чара булып үтә. Быел да сәүдә, авыл хуҗалыгы оешмалары, шәхси эшмәкәрләр үзләре җитештергән продукцияне саттылар.
- Шәһәр халкына без улым Руслан крестьян-фермер хуҗалыгында үстергән тавык, каз, аның эч-башын алып килдек. Каклаганы да, ыслаганы да - барысы да бар, - ди Мәлбагыштан Булат Хөсәенов. - Әйберне үстереп була, ә менә сатуы кыенрак. Мондый чаралар җитештерүчеләр өчен бик кирәк.
Ишкәйдән Нәзифә һәм Әскать Дәбихуллиннар 20 баш умарта тоталар икән. Гәрәбәдәй баллары әллә каян үзенә тартып тора.
-Производствода эшләгәндә ял саен авылга чапсак, хәзер шәһәргә кунакка гына кайтып киләбез. Өйдә тик ятып булмый бит. Кышкылыкка сугымга мал да асрыйбыз, кош-кортларыбыз да бар, - диләр. Әсгать абыйга - 80, Нәзифә апага 75 яшь. Менә шундый картаюны белми торган, уңган безнең якта халык!
Татарстанның атказанган нефтьчесе, Ленин ордены кавалеры Нәфис Фәйзуллин да үз балын алып чыккан.
Фаиз абый Шәяхмәтовны районда белмәгән кеше юктыр. Кызыл Йолдыз авылына җан кертеп, нинди генә мал асрамый ул! Аның ите дә яхшы үтте.
Мәнәвездән Мөҗиповларның тавыклары белән кызыксынучылар да шактый иде. Ни дисәң дә, кош-кортка чирәм баш төртергә күп калмады. Нәүрүз килгәч, яз килә!
Район кулланучылар җәмгыяте, азык-төлек комбинаты, эшчеләрне тәэмин итү идарәсе, "Бәхет" кафесы кызларының салкында бии-бии пешкән ризыклар, тәм-том сатуын телгә алмасам, мөгаен, хәтерләре калыр.
Бәйрәмгә килүчеләрне мәктәп туклануы комбинаты карга боткасы һәм коймаклар белән сыйлады.
-Ит ярминкәдә арзанрак - 200 сумнан, әмма сатучысы да аз. Авыл хуҗалыклары, фермерлар күбрәк катнашсын иде, - диләр "Марс" ҖЧҖ һәм Корбанов крестьян-фермер хуҗалыгы итенә чират торучы апалар.
Кемгә ит, кемгә тамаша! Халык ризык эзләп кенә түгел, үзешчәннәребезнең дәрле җырларын, биюләрен, кызыклы уеннар карарга да килгән. Бала-чага асфальтта рәсем ясап, күңелле көйләргә кушылып биеп кинәнде.
Азнакайлыларны бәйрәм белән район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов тәбрикләде.
-Яз мул уңышлар, матур көннәр алып килсен! Сәламәт булыгыз, имин яшәгез! Күңелләрегездә һәрчак яз булсын!, - дип ул изге теләкләрен җиткерде.
Бәйрәмне Нәүрүзбикә бәйгесе тагын да җанландырды. Җиде авылдан җиде гүзәл осталыкка-уңганлыкка көч сынашты. Алар оештырган уеннарга халык бик теләп катнашты.


Сарлыдан Гүзәл Мусина - "Иң тапкыр", Урманайдан Венера Гыймаева - "Иң шаян", Кәкре Елгадан Лилия Сөнгәтуллина - "Иң уңган-булган", Әсәйдән Рүфинә Шәйхетдинова - "Иң сәләтле", Тымытыктан Айсылу Әхмәтгәрәева - "Иң сөйкемле", Мәсгуттән Әлфинә Исхакова "Иң гүзәл" исемнәренә лаек булды. Гран-прины һәр чыгышы ныклы әзерлеге белән аерылып торган Үчәлле кызы Гөлчәчәк Кадыйрова яулады.
Нәүрүз бәйрәме районыбыз авылларында да бара. "Хуш, кыш! "- дип күңелләрне язга киереп ачасы һәм җиң сызганып эшкә тотынасы гына кала.
Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гранприны Үчәлле кызы Гөлчәчәк Кадыйрова яулады