Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гран-при Азнакай скрипкачы кызы кулында

Сәхнәдән йөрәк кылларын тибрәтеп нәфис көй агыла. Скрипканың дулкын-дулкын тавышына эреп, хыял диңгезенә чумасың. «Рухият» рухи яңарыш фонды тарафыннан үткәрелә торган «Сандугач сайрар илем» балалар иҗат фестиваленең «Кыллы-смычоклы уен кораллары» номинациясендә Азнакай сәнгать мәктәбе укучысы Ләйсән Ханнанова чыгышын тыңлаганда жюри әгъзалары да нәкъ шундый хисләр кичереп утыргандыр. Юкка гына ул...

Сәхнәдән йөрәк кылларын тибрәтеп нәфис көй агыла. Скрипканың дулкын-дулкын тавышына эреп, хыял диңгезенә чумасың. «Рухият» рухи яңарыш фонды тарафыннан үткәрелә торган «Сандугач сайрар илем» балалар иҗат фестиваленең «Кыллы-смычоклы уен кораллары» номинациясендә Азнакай сәнгать мәктәбе укучысы Ләйсән Ханнанова чыгышын тыңлаганда жюри әгъзалары да нәкъ шундый хисләр кичереп утыргандыр. Юкка гына ул гран-прига лаек булмады. Әлеге зур җиңүе белән Ләйсән укытучысы Лилия Тимировага рәхмәтле. Бөгелмә шәһәрендә узган бу бәйгедә Лилия Тимирова җитәкчелегендәге «Милениум» скрипкачылар ансамбле һәм тагын бер укучысы - Рания Солтанова беренче дәрәҗә лауреат булдылар. «Violinki» ансамбле (укытучылары - Л.Тимирова) һәм Ләйлә Дәбихуллина (укытучысы - Зөлфия Еникеева) икенче дәрәҗә, Камилә Баймурзина өченче дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гранпри Азнакай скрипкачы кызы кулында