Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гореф–гадәтләрне саклап яши

Толкыбаева Әдибә Габбас кызы өчен Приморье краеның Артем шәһәре бүген бик якын һәм кадерлегә әйләнсә дә, аның туган яклары еракка - районыбызның Әгер авылына барып тоташа. Сугыш чоры балаларына хас булганча, аның балачагы да кыска була: бик тиз «үсәргә», өлкән апа-агайлары гына күтәрә алырдай йөкне үз җилкәсендә күтәрергә туры килә....

Толкыбаева Әдибә Габбас кызы өчен Приморье краеның Артем шәһәре бүген бик якын һәм кадерлегә әйләнсә дә, аның туган яклары еракка - районыбызның Әгер авылына барып тоташа.

Сугыш чоры балаларына хас булганча, аның балачагы да кыска була: бик тиз «үсәргә», өлкән апа-агайлары гына күтәрә алырдай йөкне үз җилкәсендә күтәрергә туры килә. Ир-атлар фронтка китеп бетә, аларның хезмәтен хатын-кыз һәм балалар алыштыра. Һәм менә 12 яшьлек Әдибә дә колхозда эшли башлый. Көне буе басуда, ә аннан соң төннәр буе фронт өчен җылы бияләй, оекбашлар бәйли. Зурлар аяктан егылыр хәлгә килә, ә балаларны әйткән дә юк. Гаиләдә төп туендыручы - сыер.

Илебез сугыш чоры балаларының хезмәтен лаеклы бәяләде. Әдибә Нуретдинова (бу аның кыз фамилиясе) да «Чишмә» колхозының тантаналы җыелышларының берсендә «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнә. 1948 ел була ул.

Ә инде язын ул Ерак Көнчыгышка күчә. Приморье краен үзләштерү бара һәм бик күп эшче куллар таләп ителә. Нәкъ шул чорда ерак Идел якларыннан Хәйбулла Толкыбаев та килә. Ул шахтага эшкә урнаша. Әдибә дә шушында утын кисү цехында эшли. Яшьләр 1949 елның көзендә өйләнешәләр. Әдибә Габбас кызының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары бик күп. Бүләкләр арасында «Хезмәт ветераны» медале дә бар.

Тормыш иптәше Хәйбулла белән өч ул һәм өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Балалары да үзләре кебек үк хезмәт сөючән, тырыш, намуслы булып үсә. Ләкин язмыш аларга кайгы-хәсрәтләрен дә шактый әзерләп куйган икән шул. Кинәт кенә өлкән уллары Фәрит 19 яшендә вафат була. «Армиядән менә кайта, менә кайта» дип торганда төпчек уллары Заһирның үлеме турында хәбәр алалар. Моннан да зур кайгының булуы мөмкинме?

Янәшәдәге балалар, оныклар, аларның бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләре кайгы-борчуларны бераз җиңеләйтергә ярдәм итә. Татар халкының гореф-гадәтләрен саклаган, кыстыбый, бәлеш кебек татар милли ризыкларын бик тәмле пешергән әбиләрен оныклары бик ярата. Шәһәрдә Сабан туен һәм башка милли бәйрәмнәрне Әдибә Толкыбаева һәм аның кызы активистка Фәниядән башка күз алдына китерүе дә кыен. Дин кардәшләрен соңгы юлга озату, дини йолаларын үтәүдә дә Әдибә апаның өлеше гаять зур.

Н. Рәсимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев