Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гомернең матур чагы

Мәдәният йортында алма төшәрлек тә урын юк, күпләр аяк өсте басып торды. 40 ел элек Урсай мәктәбен тәмамлаган классташлар авылдашларын, әниләрен, укытучыларын "Безгә - 55 яшь" дип аталган бәйрәм кичәсенә дәште ул көнне. Буген кайсы җырчы шушындый сәхнә җыя ала? Бернинди атказанган исемнәре булмаган классташлар рухи азыкның ни дәрәҗәдә кирәклеген...

Мәдәният йортында алма төшәрлек тә урын юк, күпләр аяк өсте басып торды. 40 ел элек Урсай мәктәбен тәмамлаган классташлар авылдашларын, әниләрен, укытучыларын "Безгә - 55 яшь" дип аталган бәйрәм кичәсенә дәште ул көнне.

Буген кайсы җырчы шушындый сәхнә җыя ала? Бернинди атказанган исемнәре булмаган классташлар рухи азыкның ни дәрәҗәдә кирәклеген тагын бер кат дәлилләделәр. Әлеге концертны куючыларга артистларга караганда да авыррак иде, чөнки һәрберсен бу бит фәләннең улы, бу бит минем күршем, дип бәяләп утыралар.

Күп кенә җырлар барыбыз өчен дә иң изге зат булган әниләргә, туган авылга багышланды. Кайберәүләрнең дымлы күзләреннән иң кадерле, иң газиз кешеләре белән мәңгегә хушлашу ачысын кабат күңелләреннән кичерүен тою кыен түгел иде, араларыннан яшьли китеп барган сыйныфташларын да искә алдылар.

Зәвыклы уен коралы скрипкада уйнаган Азалиянең чыгышы белән башланган концерт номерлары бер-берсенә ялганып кына торды. Талантларга бай икән сыйныфташлар. Балалары Ленар Ихсанов, Рамил Ихсанов, Азнакайдан кайткан абый белән сеңел Гөлназ белән Айнур Дәүләтовлар, биюче Айсылу Зарипова матур тавышлары, зәвыклы киемнәре, сәхнәдә тотышлары белән дә сокландырдылар. Безнең авыл егетен яратып килгәч, классташыбыз Газинурның килене дә үзебезнекенә әйләнде һәм моңлы тавышы белән авылдашларны таң калдырды.

Залдагы халыкның игътибарын бер мизгелгә дә читкә җибәрми, күңелсезләнергә ирек бирмичә концертны алып барган Гөлчәчәк Дәүләтова, нәфис сүз остасы Фәһимә Миргалиева, концертны оештыруда булышкан, җырлары белән күңелләргә үтеп кергән Халидә Кәримова, Зәйтүнә Зарипова, Гөлүсә Гарифуллина турында әйтми калсам, дөрес булмас.

Кайберләребез үз дөньясына, үз мәшәкатьләренә бикләнеп, очрашуга килә алмады. Килергә бик кирәк иде, югыйсә! Урамда кайчак бер-беребезне күрмәмешкә салынып үтсәк тә, монда инде кочак җәеп күрешә аласың. Күңелдә сакланган хатирәләрне уртаклашасың, булганга шатланасың, булмаса - көенмисең, яхшыга өметләнәсең.

Үз туган авылларында сыйныфташларын сагынып каршы алучы, рухландыручы Әминә Гарипова, Фирдәүсә Ихсанова, Равил Нургалиев, Фәния Арсланова, Рифкать Мөгътәсимовны әйтми китсәк, очрашуыбызның мәгънәсе кимер төсле.

Авыл халкы атна-ун көн бәйрәм турында фикер алышты. Талантлар арабызда икән ләбаса, аларны күрә белергә генә кирәк, рәхмәт аларга! Дөньяның ыгы-зыгысыннан туйган халыкка яшәү көче биреп, рәхәтләнеп ял иттерделәр.

Рузилә Зарипова, класташларның сыйныф җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гомернең матур чагы