Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гомерләр бер генә бирелә...

Соңгы вакытта кешелек үсешенә йогынты ясаучы зур проблемалар белән ешрак очрашырга туры килә: сугышларны булдырмау, экология, азык-төлек кризисы, демография һәм башкалар. Шулар арасында суицид та иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Дөньяда һәр 40 секунд саен кемдер үз-үзенә кул сала. Ел дәвамында бер миллионга якын шундый очрак теркәлә. 15-19 яшьлекләр...

Соңгы вакытта кешелек үсешенә йогынты ясаучы зур проблемалар белән ешрак очрашырга туры килә: сугышларны булдырмау, экология, азык-төлек кризисы, демография һәм башкалар. Шулар арасында суицид та иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Дөньяда һәр 40 секунд саен кемдер үз-үзенә кул сала. Ел дәвамында бер миллионга якын шундый очрак теркәлә.

15-19 яшьлекләр арасында үз-үзенә кул салучылар саны буенча Россия Европада беренче, дөньяда бишенче урында. Кешене мондый адымга нәрсә этәрә? Бер генә тапкыр бирелә торган гомерең белән хушлашырдай нинди кайгы булырга мөмкин? Азнакай 1 нче мәктәбенең чыгарылыш сыйныфы укучылары Туйкә авылы имам-хатибы Альберт Латыйфуллин белән түгәрәк өстәл артында исламның суицидка мөнәсәбәте хакында сөйләштеләр, әлеге сорауларга җавап эзләделәр.

-Һәрбер диндә үз-үзеңә кул салу тыелган. Мондый адымга барган кеше тәүбә итә алмый кала һәм үлгәннән соң газапларга дучар була. Ислам да үз-үзеңә кул салуга каршы, - диде мөхтәрәм кунагыбыз.

Ул пәйгамбәребез Әюп турында гыйбрәтле вакыйга сөйләде. Язмыш сынауларын лаеклы кичерә алган бу зат кешелек өчен үрнәк булып тора.

Укучылар да үз фикерләрен белдерделәр:

-Безнең һәрберебез, Әюп пәйгамбәр кебек, тормышта ниндидер сынаулар аша уза. Әмма һәркем аны төрлечә кабул итә, кичерә. Кемдер Аллаһтан ярдәм сорап, сабыр итә. Кемдер дөньяның дөрес төзелмәвен гаепли, җанына тынычлыкны хәмердән, наркотиклардан эзли, хәтта үз-үзенә кул салуга кадәр барып җитә....

-Тормышта иң кыйммәтле нәрсә - ул кеше гомере, без һәрчак моны истә тотарга тиешбез...

Укучылар тарафыннан ясалган әлеге нәтиҗәләр мондый очрашуларның файдалы һәм мөһим булуы турында сөйли.

Гүзәл Якупова,

тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гомерләр бер генә бирелә...