Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гомер юллары якты

Язмыш җилләре кешеләрне кайларга гына очырмый! Иксез-чиксез далалы Казахстан якларында туган Фәүзия дә бәхетен безнең якларда - Азнакайда таба. Әйе, җир куеныннан кара алтын чыга башлаган ул чорларда төбәгебезгә чит җирләрдән бик күпләр тартылды. Алма Атада финанс-кредит техникумын тәмамлап, Акмола өлкәсендә дәүләт банкында бухгалтер булып эшләгән кызга эш табуы авыр...

Язмыш җилләре кешеләрне кайларга гына очырмый! Иксез-чиксез далалы Казахстан якларында туган Фәүзия дә бәхетен безнең якларда - Азнакайда таба. Әйе, җир куеныннан кара алтын чыга башлаган ул чорларда төбәгебезгә чит җирләрдән бик күпләр тартылды.
Алма Атада финанс-кредит техникумын тәмамлап, Акмола өлкәсендә дәүләт банкында бухгалтер булып эшләгән кызга эш табуы авыр булмый, аны төзелеш банкына алалар. Биредә ул тиз арада үзен яхшы белгеч итеп таныта, хезмәттәшләренең хөрмәтен яулый.
Нефть ятмалары үзләштерелә башлагач, Азнакай авылдан эшчеләр бистәсенә әверелә. Бер-бер артлы яңа предприятиеләр ачыла, илнең төрле почмакларыннан аларга белгечләр агыла. Халык саны арткач, торак йортлар, социаль объектлар төзү мәсьәләсе килеп баса.
- Бервакыт мине КПСС райкомының беренче секретаре Әнвәр Баһаутдинов чакыртты. "Ни өчен эре панельле торак йорт төзелешенә финанслаштыруны үткәрмисең?" - ди. Мин тиешле документлар юклыгы хакында әйттем, - дип искә ала Фәүзия Әминова.
Аның мондый җавапчанлыгы район җитәкчесенең игътибарын җәлеп итми калмый, озак та үтми райкомга инструктор итеп чакыралар. Югары партия мәктәбен тәмамлаганнан соң сәнәгать-транспорт бүлеге җитәкчесе итеп билгелиләр. Башка районнарда бу урында ирләр утырса да, Фәүзия Мөхәммәт кызы вазифасын һич тә көчле затлардан ким башкармый. Һәр атнада заказчылар һәм субподрядчылар белән киңәшмәләр үткәрелә, барлык сораулар оператив хәл ителә.
Халыкны азык-төлек белән тәэмин итү мәсьәләләре белән дә шөгыльләнергә туры килә сәнәгать-транспорт бүлеге җитәкчесенә. Фәүзия Әминованың шундый бер вакыйга исенә уелып калган. Профсоюзлар Үзәк Комитетыннан районга фондларны бүлү буенча вәкил килә. Ничек тә күбрәк азык-төлек алырга кирәк бит. Аны азнакайлыларча бик җылы кунак итәләр һәм максатларына ирешәләр.
Дүрт дистә еллык хезмәт юлында четерекле мәсьәләләр белән еш очраша ул, әмма эшенә җитди карашы, максатчанлыгы, зирәклеге, тирәнтен фикерләү сәләте һәрберсен уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Себер ятмаларын үзләштерүче якташларыбыз янына делегация башында барырга, андагы эш һәм көнкүреш шартлары белән танышырга да туры килә Фәүзия Мөхәммәт кызына.
Бүгенге көндә Фәүзия Әминова кызының, онык һәм оныкчыкларының бәхетенә куанып яши.
Райондагы уңай үзгәрешләргә дә бик сөенә ул. Ничек сөенмисең, бар гомере биредә узган, Азнакай аның торган җире генә түгел, икенче туган җиренә дә әверелгән.
Һәндәсә ГАНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гомер юллары якты