Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гомер буе иминлек сагында

Районның эчке эшләр бүлеге елъязмаларын актарганда, әле кайчан гына яшьлекләре янып торган хезмәткәрләрнең фотосурәтләренә күз төшә. Илне фашистлардан азат итеп, тыныч тормышка кайткач, алар халык иминлеген, гражданнарның хокукларын, иҗтимагый тәртипне сакларга алына. Бүлекнең бүгенгәчә сакланып килгән изге, матур традиция-йолаларына да нәкъ менә алар нигез сала. Шундыйларның берсе - Сәит Фәттахов...

Районның эчке эшләр бүлеге елъязмаларын актарганда, әле кайчан гына яшьлекләре янып торган хезмәткәрләрнең фотосурәтләренә күз төшә. Илне фашистлардан азат итеп, тыныч тормышка кайткач, алар халык иминлеген, гражданнарның хокукларын, иҗтимагый тәртипне сакларга алына. Бүлекнең бүгенгәчә сакланып килгән изге, матур традиция-йолаларына да нәкъ менә алар нигез сала. Шундыйларның берсе - Сәит Фәттахов (рәсемдә). Өч сугышны кичкән яугир ул. Финнар, немец фашистлары белән көрәштән соң Ерак Көнчыгышны японнардан азат итүдә дә катнаша. Волхов фронты составында Берлингача барып җитә. Сугыштагы батырлыклары өчен ике тапкыр Кызыл Йолдыз, беренче һәм икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, "Батырлык өчен" һәм башка медальләр белән бүләкләнә.
Эчке эшләр бүлегендә ул яшь хезмәткәрләрнең алыштыргысыз остазына әверелә. Гаиләсендә дә якыннарын кайгыртып яшәгән, һәрьяклап үрнәк әти була. Бүгенге көндә Азнакайда аның балалары, оныклары яши.
Милициянең отставкадагы подполковнигы Гыйльметдин Сәлахов хокук сагына килгәнче Балтыйк буе республикалары Литва, Латвияне, Польша территориясен дошманнардан азат итүдә катнаша. Көнчыгыш Пруссия, Кенигсберг өчен барган сугышларда батырлык үрнәкләре күрсәтә, бик күп бүләкләргә ия.
Әнис Рамазанов шулай ук Балтыйк буенда хезмәт итеп шактый шәһәрләрне үтә, сугышчан батырлыклары өчен Польша хөкүмәте бүләкләренә, Ватан сугышы орденына, медальләргә лаек була. Эчке эшләр бүлегеннән капитан дәрәҗәсендә лаеклы ялга чыга.
Павел Чернов сугышның башыннан ахырынача НКВД составындагы гаскәрдә фронт хәрәкәтләрендә катнаша, Украинада бандеровчылар белән көрәшә, аннан соң инде Ерак Көнчыгышка җибәрелә. Сугышчан бүләкләренә эчке эшләр бүлеге капитаны вазифасын башкарганда бирелгәннәре дә бик күп өстәлә.
Бүлекнең зур горурлыгы булган, Бөек Ватан сугышын кичкән ветераннарыбыз Идрис Кәримов, Миргазиян Ситдыйков, Нургаяз Галиев, Хафиз Гарипов, Вәгыйз Шәриповлар да солдат шинелен хокук сакчысы формасына алыштырып, тыныч тормыш сагына басканнар. Миңа алар белән бергә хезмәт итү насыйп булды, остазларымнан күп нәрсәгә өйрәндем, тәҗрибәләре белән бик теләп уртаклаштылар. Һәркайсы тыныч тормышның да кыю солдатлары булды.
Нурулла Гобәйдуллин,
эчке эшләр министрлыгының почетлы хезмәткәре,
хезмәт ветераны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гомер буе иминлек сагында