Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гомер буе гыйлем ал

Азнакай Мәдәният йортында Кол-Шәриф мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Юныс белән "Ислам һәм җәмгыять" дигән тема кысасында очрашу узды. Өйлә намазыннан соң халык залга ашыкты. Әлеге очрашуда күрше районнардан килүче кунаклар булуын искәртеп, аларга да, азнакайлыларга да Аллаһның рәхмәте булсын дип имам дога кылды. "Иң хәерле җыен - Аллаһ хакында сөйләшү,...

Азнакай Мәдәният йортында Кол-Шәриф мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Юныс белән "Ислам һәм җәмгыять" дигән тема кысасында очрашу узды.

Өйлә намазыннан соң халык залга ашыкты. Әлеге очрашуда күрше районнардан килүче кунаклар булуын искәртеп, аларга да, азнакайлыларга да Аллаһның рәхмәте булсын дип имам дога кылды. "Иң хәерле җыен - Аллаһ хакында сөйләшү, Аның гыйлемен өйрәнү мәҗлесе. Пәйгамбәребез (сгв) әйткән: "Мондый җыенда фәрештәләр дә канатларын җыеп тыңлап утырырлар", - һәм бишектән ләхеткә кадәр гыйлем алырга кушкан", - дип башлады ул бик эчтәлекле вәгазен.

Җәмәгать белән икенде намазын укыгач, очрашуны дәвам итеп, Рамил хәзрәт халыкның сорауларына җавап бирде.

Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов мондый очрашуның беренче булмавын искәртеп, дин әһелләренең администрация белән берлектә халыкны, яшьләрне тәрбияләүдә нәтиҗәле эш алып барырга тиешлеге турында әйтеп узды.

Рамил Юныс Коръән укыды, Аллаһның шәһәребезгә нур-сәгадәт, бәрәкәт бирүен сорады. Ак мәчетебез имам-хатыйбы Әмирҗән хәзрәт очрашуга килгән кардәшләргә дә, башкала кунагына да чиксез рәхмәтен җиткереп, киләчәктә дә шундый очрашуларның булып торуына өмет белдерде. Халык таралырга ашыкмады, дөнья мәшәкатьләрен онытып, Рамил хәзрәт белән шәхсән аралашучылар да булды.

Айгөл ШАКИРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев