Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Голос. Дети” проектыннан Сәйдә безнең өчен җиңеп кайтты

Татарстаннан катнашкан өч бала да әлеге проекттан төшеп калды. Ранэль Богданов белән Рената Таҗетдиновадан аермалы буларак, Сәйдә Мөхәммәтҗанова ярымфиналга да узды. Әмма 13 яшьлек якташыбыз финалга чыга алмады. "Беренче канал"дагы кичәге эфирдан соң, Сәйдә "ВКонтакте"дагы рәсми битендә җанатарларына рәхмәтен белдерде. - Дусларым, зинһар өчен мине финалга узмады дип борчылмагыз. Сез...

Татарстаннан катнашкан өч бала да әлеге проекттан төшеп калды.

Ранэль Богданов белән Рената Таҗетдиновадан аермалы буларак, Сәйдә Мөхәммәтҗанова ярымфиналга да узды. Әмма 13 яшьлек якташыбыз финалга чыга алмады.

"Беренче канал"дагы кичәге эфирдан соң, Сәйдә "ВКонтакте"дагы рәсми битендә җанатарларына рәхмәтен белдерде.

- Дусларым, зинһар өчен мине финалга узмады дип борчылмагыз. Сез күргәннәрнең барысы да беренче чиратта шоу булды. Мин язмыш биргән мөмкинлектән файдаландым һәм бу шоуга яңалык кертергә теләдем - "Беренче канал" сәхнәсеннән татар җырын башкарырга хыялландым, бигрәк тә халыкныкын. Моннан тыш, гарәп телендә дә җырладым. Әйдәгез, Илебезне, телебезне, мәдәниятебезне һәм динебезне яратыйк. Бөтен матурлыгыбыз шунда. Теләктәшлегегез өчен рәхмәт! - дип язды Сәйдә.

источик: татмедиа

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Голос. Дети” проектыннан Сәйдә безнең өчен җиңеп кайтты