Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гөлүс Борһанов: "Азнакайның киләчәге уңган яшьләр кулында"

Елдан-ел матурая, зурая барган Азнакайга карап күңел сөенә. Яңа йортлар, социаль-көнкүреш объектлары калка, торак йортларның төс-кыяфәте танымаслык булып үзгәрә. Ә бит болар артында төзүчеләрнең тырыш хезмәте ята. Гөлүс Борһанов (фотода сулда) та әнә шул төзүчеләр кавеменнән. Чирмешән якларында дөньяга аваз салса да, Азнакайда үсәргә насыйп була аңа. Биредә 1 нче...

Елдан-ел матурая, зурая барган Азнакайга карап күңел сөенә. Яңа йортлар, социаль-көнкүреш объектлары калка, торак йортларның төс-кыяфәте танымаслык булып үзгәрә. Ә бит болар артында төзүчеләрнең тырыш хезмәте ята. Гөлүс Борһанов (фотода сулда) та әнә шул төзүчеләр кавеменнән.

Чирмешән якларында дөньяга аваз салса да, Азнакайда үсәргә насыйп була аңа. Биредә 1 нче урта мәктәптә белем ала. Кечкенәдән спортны яратучы, көрәшче егет Әлмәт физкультура техникумын тәмамлый, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тренер булып эшли. Беррәттән төзелеш-ремонт оешмасына тәэминатчы булып та урнаша, мастер, тора-бара җитәкче дәрәҗәсенә күтәрелә.


- Остазым Инсаф Солтановка зур рәхмәтлемен, - ди Гөлүс Борһанов. - Аның кул астында эшләп, һөнәремнең асылына төшендем, күп нәрсәгә өйрәндем.


Үзгәреш җилләре берара төзелеш оешмаларын какшатып тараткан иде. Бүген исә бу һөнәрнең дәрәҗәсе күтәрелә. Гөлүс Борһанов җитәкләгән "Универсал-Строй" җәмгыятенә дә эш җитәрлек: күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт белән мәшгульләр. Быел Азнакайда - 3, Бөгелмәдә 7 йортны алганнар.


- Район хакимияте ягыннан ярдәм тоябыз. Бу үз-үзебезгә ышанычны арттыра. Халыкка файдалы шундый дәүләт программалары булып торсын, - ди яшь җитәкче.


Кышын исә торак милекчеләре ширкәтләренә хезмәт күрсәтәләр, йортларның эчке һәм тышкы якларын төзекләндерәләр. Читтән торып Казан архитектура-төзелеш университетын тәмамларга да өлгерә Гөлүс, тәҗрибәсе зур булса да, махсус белеме дә кирәк шул урыны белән.


- Коллективыбызда 32 кеше эшли. Эшче кулларга кытлык кичермибез, ә менә яхшы әйдәр белгечләр юклыгы сиздерә. Яшьләр һөнәр алып, зуррак шәһәрләрдә калу ягында.


Мин үзем яшь кадрларны күтәрергә кирәк дип исәплим.


- Башта прораб, аннан мастер булып эшләгән бер өметле егетебез бар иде, армиягә алдылар. Кайткач килергә вәгъдә бирде бирүен, - ди Гөлүс Борһанов.


Киң күңелле, мәрхәмәтле ул. Кул астында эшләүчеләренә дә, башкаларга да. Мал артыннан куып, үз дөньясы белән генә яшәми. Әнә, Яңа Юлдагы өен дә катлы-катлы түгел, җыйнак кына, әмма бик тә күркәм итеп салып кергән. Биредәге мәчет төзелешенә өлеш кертергә дә онытмаган. Хәзер шәһәребездә төзелә торган яңа мәчеткә дә ярдәме тия. Хаклаганны хаклармын дигән. Күңелендә - иман нуры, кыйбласы туры Гөлүс Борһановның. Азнакайның киләчәге шундый уңган егетләр кулында.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гөлүс Борһанов: "Азнакайның киләчәге уңган яшьләр кулында"