Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

ГИБДД хәбәр итә. Юл ялгышларны кичерми

Юл-транспорт һәлакәтләре илебездә үлемгә китерүче сәбәпләр арасында беренче урыннарны алып тора… Статистиканың бу аяусыз мәгълүматлары артында - безнең коточкыч чынбарлыгыбыз. Ашыгуның аяныч һәлакәтләргә китерүен белсәк тә, таң аттымы, каядыр ашыгабыз, ашкынабыз шул... Машина руле артына утыру белән, батыраеп китеп, юлдагы башкаларның гомерләрен куркыныч астына кую турында уйламыйбыз да шикелле. Юл...

Юл-транспорт һәлакәтләре илебездә үлемгә китерүче сәбәпләр арасында беренче урыннарны алып тора… Статистиканың бу аяусыз мәгълүматлары артында - безнең коточкыч чынбарлыгыбыз.

Ашыгуның аяныч һәлакәтләргә китерүен белсәк тә, таң аттымы, каядыр ашыгабыз, ашкынабыз шул... Машина руле артына утыру белән, батыраеп китеп, юлдагы башкаларның гомерләрен куркыныч астына кую турында уйламыйбыз да шикелле. Юл хәрәкәтенең гади генә кагыйдәләрен дә үтәмәү, аннан да бигрәк, руль артына эчкән килеш утыру күп очракта фаҗига, хәсрәт, күз яшьләре белән төгәлләнә.

Ел башыннан район ЮХИДИ бүлеге инспекторлары эчкән килеш руль артына утырган 34 шоферны җаваплылыкка тарттырган. Әле шуның өстенә 10 кеше таныклыгы булмаган килеш автомобиль белән идарә иткән. Ә инде эчкән өчен "права"сыннан колак кагып та, тагын исерек хәлдә машина белән идарә иткән кешене кем дип атап була? Мондый җинаятьчел ваемсызлыкны аңлап та, аңлатып та булмый инде. Агымдагы елның ике аенда шундый ике шофер үз хәзасын алган.

- Без көн са­ен ди­яр­лек рейд­лар үт­кә­рә­без, ат­на­га уртача 5-6 исе­рек­ то­ткарлана, - ди район ЮХИДИ бүлегенең пропаганда буенча инспекторы Илдар Исхаков. - Коточкыч фаҗигаләр әледән-әле кабатланып торуга карамастан, руль артына аракы эчеп утыручылар саны кимеми. 7 мартта Митрәй авылы янында килеп чыккан һәлакәттә дә исерек шофер гаепле. Моңа кадәр дә спиртлы эчемлекләр кулланган өчен таныклыгыннан мәхрүм ителгән 1970 елгы ир-егет "Лифан" автомобилендә каршыга килгән "Рено"га бәрелә. Соңгы машинаның пассажиры сырхауханәгә озатыла.

Узган атнада Азнакай-Актүбә юлында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды. ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, "Тойота" автомобиле шоферы, юл хәрәкәте хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозып, югары тизлектә каршы полосага чыга һәм "КамАЗ" белән бәрелешә. Кызганычка каршы, җиңел машина руле артында утыручы 1972 елгы хатын-кыз һәлакәт урынында вафат була. Авыр тән җәрәхәтләре алган ике пассажир сырхауханәдә дәвалана.

Күпчелегебезнең һәр көне юллар белән бәйле. Сак булыйк, якыннарны югалту ачысын бер генә үлчәүгә дә салып үлчәп булмый...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ГИБДД хәбәр итә. Юл ялгышларны кичерми