Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үгезнең башына котыру авыруы җиткән

Районда терлекләрнең котыру авыруы белән хәл торышы һаман да киеренке кала. Соңгы вакыйгаларның берсенә генә тукталыйк. Митрәй авылындагы шәхси хуҗалыкларның берсендә ветеринария табиблары вакцинация үткәреп йөргәндә 18 айлык, чама белән 6 центнер авырлыктагы үгез хуҗасы аңа аны ясатудан баш тарта. Озак та үтми, мөгезле эре терлек авырый башлый, белгечләр анда...

Районда терлекләрнең котыру авыруы белән хәл торышы һаман да киеренке кала. Соңгы вакыйгаларның берсенә генә тукталыйк. Митрәй авылындагы шәхси хуҗалыкларның берсендә ветеринария табиблары вакцинация үткәреп йөргәндә 18 айлык, чама белән 6 центнер авырлыктагы үгез хуҗасы аңа аны ясатудан баш тарта. Озак та үтми, мөгезле эре терлек авырый башлый, белгечләр анда котыру авыруы булуын ачыклый. Күп тә үтми, ул үлеп китә. Республика лабораториясендә әлеге диагноз раслана. Терлек үләксәсе бөтен таләпләрне саклап, яндырыла. Шулай итеп, вакцинация ясатудан баш тартуы хуҗага никадәр зыян китерә, күпме хезмәт, тырышлыгы юкка чыга, белгечләргә никадәр өстәмә мәшәкать тудырыла. Алай гына да түгел, бу гаилә табиб күзәтүе астына алынып, аларга котыру авыруыннан прививка ясатырга туры килә. Ә бу шулай ук бик кыйммәтле процедура.

Менә шуңа күрә дә районның ветеринария хезмәте халыкның бу мәсьәләгә бик җитди каравын сорый. Ихатадагы җәнлек-җанварлар, мал-туарга вакцинацияне һичшиксез ясатырга, аларга һәрдаим игътибарлы булырга, үз-үзләрендә шикле үзгәреш күзәтелгәндә, кичекмәстән 7-19-99, 7-26-21 телефоннары аша ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Быел районда котыру авыруына каршы 28 408 баш мөгезле эре терлеккә, 126 атка, 4003 вак мөгезле малга, 3493 эткә һәм 2689 песигә вакцинация ясалган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Үгезнең башына котыру авыруы җиткән