Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Герой анага – 102 яшь

Сәхипҗамал Гыйләҗетдинова Сарлы авылында дөньяга килеп, 3 яшендә бөтенләй ятим кала. Әтисе Гыйләҗетдин 1914 елгы сугышка китеп, хәбәрсез югала, озак та үтми, чирләп әнисе вафат була. Урта хәлле тормыш алып баручы туганнары аны асрамага алалар. Мәктәпкә укырга йөрми, зиһенле, тырыш бала була Сәхипҗамал, кирәк хәтлесен үзлегеннән укырга да, санарга да...

Сәхипҗамал Гыйләҗетдинова Сарлы авылында дөньяга килеп, 3 яшендә бөтенләй ятим кала. Әтисе Гыйләҗетдин 1914 елгы сугышка китеп, хәбәрсез югала, озак та үтми, чирләп әнисе вафат була. Урта хәлле тормыш алып баручы туганнары аны асрамага алалар. Мәктәпкә укырга йөрми, зиһенле, тырыш бала була Сәхипҗамал, кирәк хәтлесен үзлегеннән укырга да, санарга да өйрәнә. 17 яше тулыр - тулмас аны авылда әнисенең усаллыгы белән даны чыккан Мияссәргә кияүгә бирәләр. Колхозда төрле эшкә йөри. Кич утырып сугышчыларга оекбаш, бияләй бәйли… Бөек Җиңүне якынайту өчен тылдагылар көнне - төнгә ялгап тир түгә, Сәхипҗамал да бар тырышлыгын биреп эшли. Мияссәре 1941 елны сугышка китеп, 1945 елның ноябрь аенда исән - сау әйләнеп кайта. Сәхипҗамал усал бианасы белән уртка тел табып, бик тату яши.

-Кайнанам мине бик ярата иде, - дип аны әле хәзер дә гел яхшы яктан гына искә алып сөйли ул.

Гаиләдә бер - бер артлы 8 бала туа. Бүгенге көндә аларнын 4се исән. Герой анага шушы бер гасырдан артып киткән гомерендә бик күп авырлыклар, югалтулар, җан сыкрауларына түзәргә туры килә. Пенсиягә чыкканчы колхозда эшли. Тырыш хезмәте өчен бик күп мактау кәгазьләре, медальләр белән бүләкләнә. Хәзерге вакытта ул Сарлы авылында яшәүче улы Фердинант, килене Нуриянең кадер-хөрмәтендә, тормышыннан бик канәгать булып яшәп ята. Фронтовикның тол хатыны, тыл фидакаре, авылның гына түгел, районның иң олы яшьтәге кешесен барсы да ихтирам итәләр, хәл-әхвәлен белешеп торалар. Авылның ак әбисе вакыт галиҗанәпләренә бер дә бирешми, күңел күтәренкелеген югалтмыйча, Ходай биргән көнгә сөенеп, тулы тормыш алып барырга тырыша, бүгенге көндә дә үз акылында, үз аягында йөри. 13 оныкның һәм 32 оныкчыкның, 2 оныкчык баласының яраткан әбисе ул.

Сәхипҗамал апаны туган көне - 102 яше белән котлап, район башлыгы исеменнән аның урынбасары Наҗәт Нәгыймов, якыннары, авылдашлары, биләмә җитәкчеләре изге теләкләрен ирештерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Герой анага – 102 яшь