Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әгерҗенең батыр кызы

Кечкенәдән тиктормас, шук-шаян булып үсә Гайшә. Атаклы бакчачы Шәйморатның икенче кызы булып 1923 елда Әгерҗе авылында дөньяга килә ул. Башлангыч белемне авыл мәктәбендә ала, ә инде җиденчене Туйкә мәктәбенә йөреп укып тәмамлый. Янып торган чибәр, озын кара чәчле, кыю, чая кызны колхоз Тәтеш районына хисапчылар әзерләү курсларына укырга җибәрә. Монда...

Кечкенәдән тиктормас, шук-шаян булып үсә Гайшә. Атаклы бакчачы Шәйморатның икенче кызы булып 1923 елда Әгерҗе авылында дөньяга килә ул. Башлангыч белемне авыл мәктәбендә ала, ә инде җиденчене Туйкә мәктәбенә йөреп укып тәмамлый. Янып торган чибәр, озын кара чәчле, кыю, чая кызны колхоз Тәтеш районына хисапчылар әзерләү курсларына укырга җибәрә. Монда да үзенең уңган-булганлыгын күрсәтә Гайшә: яхшы укый, бөтен чараларны башлап, оештырып йөри. Активистканы курсташлары да зур хөрмәт итә, яраталар. Укуын тәмамлагач, туган авылына кайтып эшли башлый.

Юк, яшьлекнең кадерен белеп, матур хыялларга омтылып яшәү насыйп булмаган икән: Бөек Ватан сугышы башлана. Гайшә Әхмәтова үзе теләп фронтка китә. Белоруссия фронтының хәрәкәттәге кыр эвакуациясе пунктында санитарка булып хезмәт итә. 1944 елның 4 апрелендә, сугышларның берсендә, яралы командирын яу кырыннан алып чыкканда үзенә дә пуля эләгеп, һәлак була. Бу хакта аның белән бергә булган Ютазы кызы Фатыйма исән-имин туган якларына кайткач, якыннарына килеп сөйли. Ул гомере буе сугышчан дустының әти-әнисе белән аралашып яши, бүгенге көндә ул да вафат инде.

Әхмәтовларның төп нигезендә Гайшәнең бертуган сеңлесе Ризәнә апа гаиләсе гомер итә. Аңа 85 яшь, зирәк акыллы, зиһене бар - үткәннәрнең барсын да күңелендә яңартып, бик рәхәтләнеп сөйләде, истәлекләрен уртаклашты. Кызы Розалия тәрбиясендә бернигә мохтаҗлык кичермичә яши ул.

Әгерҗе авылының әлеге үзәк урамы үзенең батыр кызы старшина Гайшә Әхмәтова исемен йөртә. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек барышында исемен тагын да мәңгеләштереп, урам башына стела кую турында карар кабул ителде. Бу изге эшне башлап җибәргән Әгерҗе авыл биләмәсе башлыгы Назыйф Хәсәновның аны башкарып чыгачагына авыл халкының тамчы да шиге юк.

Альбина Сафиуллина, ветераннар советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әгерҗенең батыр кызы