Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әгерҗедә парк та ачтылар, оста хуҗабикәләрне дә барладылар

Әгерҗе авылының йөзек кашы булып иң үзәгендә парк калыкты.

Аны ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Роза Галеева да катнашты.

Парк ял итү өчен бик матур урын. Аның хәтта үз фонтаны да бар. Исеме дә әллә каян үзенә тартып тора: Ләззәт паркы.

Роза Алмасовна һәм биләмә башлыгы Назыйф Нилович авыл халкын районыбызның 90 еллык юбилее һәм шундый матур парклы булу белән котладылар, паркны эшләүдә үз өлешен кертүчеләргә, авылның хөрмәтле ветераннарына бүләкләр тапшырдылар.

Тантананы Пирог фестивале дәвам итте. Берсеннән берсе авыз суларын китергән пироглар әзерләп балалар бакчасы, мәдәният, китапханә, почта, биләмә советы хезмәткәрләре, ветераннар советы, авылның хуҗабикәләре гаҗәеп күргәзмә оештырган. Пирог осталары да бүләкләргә ия булды.

Бәйрәмдә авыл үзешчәннәре, район-шәһәр Мәдәният йорты сәхнә осталары үзләренең җыр-моңнары белән халыкны рәхәтләнеп ял иттерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев