Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әгерҗе авылында сугыш чоры балалары һәм тыл ветераннарына һәйкәл ачылды

Җиңү җиңел бирелмәде. Аны якынайту, иминлек өчен ир-егетләребез яуда кан койса, тылда аларны хатын-кыз, әби-бабай һәм арык җилкәле яшүсмерләр алыштырды. Сер түгел, нәкъ менә тылда фидакарь хезмәт куйган ветераннарыбыз һәм әтиләре сугышта үлеп калган ятимнәр ничектер игътибар үзәгеннән читтәрәк кала килде. Азнакайлылар иң беренчеләрдән булып, тыл ветераннары һәм сугыш чоры...

Җиңү җиңел бирелмәде. Аны якынайту, иминлек өчен ир-егетләребез яуда кан койса, тылда аларны хатын-кыз, әби-бабай һәм арык җилкәле яшүсмерләр алыштырды. Сер түгел, нәкъ менә тылда фидакарь хезмәт куйган ветераннарыбыз һәм әтиләре сугышта үлеп калган ятимнәр ничектер игътибар үзәгеннән читтәрәк кала килде.

Азнакайлылар иң беренчеләрдән булып, тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары өчен һәйкәл ачу инициативасы белән чыктылар һәм моны тормышка да ашырдылар. 2012 нче елда шәһәрдә алар өчен дә һәйкәл ачылды. Әлеге игелекле башлангычны дәвам итеп, районыбыз авылларында да мемориаль такталар ачыла торды.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Һәм менә быел бәйрәм алды көннәрендә Әгерҗе авылында да шундый һәйкәлләрне ачу тантанасы булды. Йолдыз формасындагы һәйкәлләрнең берсе - сугыш чоры балалары, ә икенчесе - тыл ветераннары өчен һәм анда аларның исемнәре уеп язылган. Мемориаль такта гына түгел, һәйкәл. Авыл җирлекләрендә мондый максатта куелган беренче һәйкәл әле бу.

Ул көнне авылның яше-карты чәчәкләр тотып, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янына килде. Әгерҗелеләрне Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, шәһәр хәрби комиссары Рәдиф Камалеев, район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов, Әгерҗе авыл җирлеге башлыгы Назыйф Хәсәнов, депутатлары Валерий Тимиряев, Фоат Галимов котлады. Алар Җиңүгә үз өлешләрен керткән апалар, абыйларга ихлас рәхмәтләрен белдереп, исәнлек-саулык теләделәр.


Мәдәният йорты, китапханә, мәктәп хезмәткәрләре һәм балалар бакчасы нәниләре сугыш чоры күренешләрен үз эченә алган театральләшкән тамаша күрсәтте, шигырьләр укыдылар. Тыл ветераны Рәсимә Бикмөхәммәтова шигырь укыганда, Мөнир Вәлиев гармунында моңлы көйләрен сыздырганда күзләргә ирексездән яшь тамчылары эленде.


Һәйкәлне ачу хокукы тыл ветераннары - Нәсих Галләмов, Гөлчирә Усманова, сугыш чоры балалары - Миннеяр Хәйруллин, Заһирә Вафина, Мөнир Вәлиевкә бирелде.

  • Бик күңелебез булды. Безне шулай хөрмәтләгәннәре, сугыш чорындагы авыр хезмәтебезне искә алганнары өчен оештыручыларга, бигрәк тә янып-көеп йөрүче авыл җирлеге башлыгы Назыйф Хәсәновка рәхмәтебезнең чиге юк - ди тыл ветераны Мөсәвир ага Ибраһимов. Менә тылда Җиңүне якынайтучыларның, сугаш чоры балаларының да исемнәре уеп язылды. Алар моңа күптән лаек иде.

Авыл халкы сугыш чоры балалары һәм тыл ветераннары өчен зәвыклы һәйкәлләрне шулай оста һәм тиз арада ясаган Айрат Хафизов җитәкчелегендәге "Хәтер" җәмгыяте хезмәткәрләренә дә рәхмәтле.

Дәһшәтле сугыш чоры бик еракта калса да, аның кайтавазы мәңгелек. Эзләнүләр дәвам итә, яу кырында һәлак булучыларның да исемлекләре янә тулылана. Беркем дә игътибарсыз калмасын өчен, бары тик битарафлыкны читкә куеп, игътибарлы булырга, эзләнергә генә кирәк. Яу кырында башларын салучылар рәнҗеп ятмасыннар. Әгерҗелеләр сугышта һәлак булган 34 якташларын ачыклаганнар. Сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлне яңарткач, аларның исемнәре дә аннан урын алган. Монысы да бик игелекле эш.

Бәйрәм авылның барлык ветераннары һәм сугыш чоры балалары белән берлектә чәй өстәле артында дәвам итте.

... Авылым апай-агаларының күзләрендә ялтыраган яшь бөртекләрен абайламый калмадым. Сөенеч тә, көенеч тә, үзәкләрне өзгән авыр сугыш чоры хатирәләре дә бар иде ул яшьләрдә. Үземнең дә күземдә яшь пәрдәсе. Әгәр исән булсалар, сугыш ятимәсе әнием Сәгъдүнә (Яббар бабам сугышта хәбәрсез югалган), япь-яшь көйгә таза ир-атлар йөген күтәргән әтием Рәсим дә алар арасында булыр иде...

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әгерҗе авылында сугыш чоры балалары һәм тыл ветераннарына һәйкәл ачылды