Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әгерҗе авылында Балачак бәйрәме узды

Көн кичкә авышкан. Кояш түбән тәгәрәп килә. Авылда мең төрле мәшәкатьнең башлана гына торган мәле. Яз көнендә бигрәк тә. Әмма шуңа да карамастан, узган җомга кичендә Әгерҗе авылы Мәдәният йортында алма төшәр урын да юк иде. Балачак бәйрәме уздыралар икән. Әти-әниләре, әби-бабайларын җитәкләгән нәни тамашачылар агылды да агылды. Әгерҗеләр бәйрәмнәрне...

Көн кичкә авышкан. Кояш түбән тәгәрәп килә. Авылда мең төрле мәшәкатьнең башлана гына торган мәле. Яз көнендә бигрәк тә.

Әмма шуңа да карамастан, узган җомга кичендә Әгерҗе авылы Мәдәният йортында алма төшәр урын да юк иде. Балачак бәйрәме уздыралар икән. Әти-әниләре, әби-бабайларын җитәкләгән нәни тамашачылар агылды да агылды.

Әгерҗеләр бәйрәмнәрне оештыра беләләр инде алар. Әле күптән түгел генә шушы авыл шагыйрәсе Нәсимә Фазлыеваның иҗат кичәсе узган иде. Китапханәче Дәрия Кәримова инициативасы белән оештырылган матур бәйрәмнән авыл халкы бик канәгать калды. Нинди генә чарага тотынсалар да, әгерҗелеләр: авыл Советы, мәдәният йорты, мәктәп, балалар бакчасы коллективлары - һәммәсе бергә, бердәм булып эшлиләр.

Фоторепортаж

Җомга кичендә дә "Чишмәкәй" балалар бакчасының бөтен баласы да апа-абый, әти-әни, әби-бабайларына концерт куярга килгән иде. Шушы кече генә авыл бакчасында 21 бала тәрбияләнү үзе бер куаныч. Димәк, яшьләр гаилә кора, авыл яши. Бүгенге кичәне оештыручылар: бакча мөдире Гөлназ Фәизова, Мәдәният йорты директоры Земфира Леснова, тәрбиячеләр Светлана Баһаветдинова, Мөнирә Нургалиева, Рәшидә Илматова, Лена Фәсхиева, кече тәрбиячеләр Зинфира Зәйдуллина, Әлфия Әхмәтшиналар бер үк вакытта чын артистлар да булдылар. Балалар һәм апаларының чыгышларын тамашачылар көчле алкышларга күмде.

Соңыннан авыл җирлеге башлыгы Назыйф абыйлары Хәсәнов балаларның һәммәсенә витаминлы бүләкләр таратты. Әй сөенделәр, күңелле дә булды соң. Авыл халкын берләштереп, бер гаилә итеп тотуда мондый бәйрәмнәр бик кирәк ул.

Нәсимә ГӘРӘЙШИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әгерҗе авылында Балачак бәйрәме узды