Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әгерҗе авылы халкы сүзне агу итеп түгел, дару итеп кулланачак

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА "Сүзне агу итеп түгел, дару итеп кулланыйк"! Әгерҗе авыл җирлеге хисап җыелышында ветераннар советы рәисе Альбина Сафиуллинаның шушы сүзләре күңелгә аеруча нык уелып калды. Авылның төзеклеген, яшәү шартларын яхшыртуда, яшь буынны тәрбияләүдә бердәм булырга, бергәләп эшләргә чакырды ул. Минем (автор) биредәге хисап җыелышларында күп тапкырлар булганым бар. Аларында...

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

"Сүзне агу итеп түгел, дару итеп кулланыйк"! Әгерҗе авыл җирлеге хисап җыелышында ветераннар советы рәисе Альбина Сафиуллинаның шушы сүзләре күңелгә аеруча нык уелып калды.


Авылның төзеклеген, яшәү шартларын яхшыртуда, яшь буынны тәрбияләүдә бердәм булырга, бергәләп эшләргә чакырды ул. Минем (автор) биредәге хисап җыелышларында күп тапкырлар булганым бар. Аларында кешеләр бик аз җыелса, быел тамаша залында алма төшәр урын да юк иде. Димәк, авыл халкы активлашкан, үз җирлегенең матурлыгы, уңайлыклар өчен янып яши башлаган. Гомумән, соңгы елларда Әгерҗе авыл җирлегендә (Әгерҗе һәм Мәнәвез авылларын үз эченә ала) җанлылык күзәтелә, ул күзгә күренеп яңара, матурлана.

Бу энергияле һәм тынгысыз авыл башлыгы Назыйф Хәсәновның да тырышлыгы нәтиҗәсе. Хисап җыелышына килгән муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин да әгерҗелеләрнең соңгы елда яңа сулыш белән эшләп китүләрен билгеләп үтте: "Мондый авыл җирлекләре күбрәк булсын иде әле", - диде ул.


Әгерҗелеләр кайда да беренче урында. Әле район күләмендә үткән яшьләр спартакиадасында да призлы икенче урынны алдылар. Кайдан килгән шушы кечкенә генә авыл җирлегенә шулкадәр спортчы? Район күләмендә генә түгел, төрле республика бәйгеләрендә дә призлы урыннарны алып киләләр алар.

Узган ел гына шәхси хуҗалыкларда малларның саны кимү турында борчылып сөйләшкән идек, быел исә терлек саны 40ка арткан, шундый ук артым крестьян-фермерлык хуҗалыкларында да күзәтелә. Моннан берничә ел элек авыл халкы сусыз интегә, көянтә-чиләк, фляга белән чишмә буеннан өзелми иде.

Хәзер исә йортларга берөзлексез чиста су килеп тора. Авыл җирендә яшәүчеләр өчен шуннан да зур бәхет бармы икән? Үзенең хисап докладында Назыйф Хәсәнов авылдашларына булган ресурсларны сакларга киңәш итте. Мәсәлән, 96 хуҗалык тәүлегенә 264 мең литр су тота икән.


- Кайчагында булганына шөкер итә белмибез, су линияләрен рәсмиләштерү хәстәре белән килгән вәкил бу саннарны күреп шаккатты. Урам утлары мәсьәләсендә дә: моннан берничә ел элек Әгерҗе авылына 23 яктырткыч җитә иде, Хәзер 155, әмма һаман җитми дип зарланабыз, - ди ул.
Бүген чүп түгү полигонында үрнәк тәртип, үләт базы эшләнгән, зиратлар төзекләндерелгән, зыян салучы зур агачларны кисү буенча эш алып барыла.

Ныклап юлларны төзекләндерү эшенә керешкәннәр. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: Әгерҗе авылында иртәнге сәгать 4тә инде авыл урамнары чип-чиста, ялтырап тора. Мондый хәлне шәһәр урамнарында да күреп булмый әле.

Бу "Нефтетранс" ҖЧҖ (җитәкчесе Рамил Измайлов) коллективының тырышлыгы нәтиҗәсе дә. Әгерҗелеләр депутатлары Валерий Тимеряев, Фоат Галимов, "Сельхозжилсервис" МУП җитәкчесе Рафаэль Бәхтиевнең һәм әлбәттә инде район хакимияте җитәкчеләренең ныклы ярдәмен тоеп яшиләр.


Авылда экология, чисталыкка да зур игътибар бирелә. Республикакүләм экология семинары юкка гына биредә узмагандыр. Күрсәтер эшләре бар. Чишмә буйлары барлык экологик таләпләргә туры китереп чистартылган.


Башка җирлекләрдә гөрләп торган авыл хуҗалыгы җитештерү предприятиеләре бар. Биредә хуҗалыкның да таркалуын исәпкә алсак, авыл башлыгының бу эшләрне башкарырга нинди зур көч куюын күз алдына китерү авыр түгел. Әмма соңгы ике елда авылның чүп баскан буш басулары "Союз-Агро" һәм "Азнакай"АФ" җәмгыятьләре көче белән эшкәртелеп, культуралар чәчелде.

Гомер буе тир түккән җирләренең ташландыкка әйләнеп баруына борчылып йөргән авыл агаларының да күңеле сөенде. Бу үз чиратында мал асраучы халыкка да ныклы ярдәм булды, алар пай җирләре өчен ашлыгын, салам, печәнен алды һәм ала. "Печән, саламны ишек алдына кадәр илтеп бирүне оештырдык", - ди авыл башлыгы.


Авыл җирлеге үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән алдынгыларга район хакимиятенең, авыл җирлегенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатларын тапшыру җыелышның иң күңелле мизгеле булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әгерҗе авылы халкы сүзне агу итеп түгел, дару итеп кулланачак