Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Геологлар белем өсти

"Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте структур бүлекчәләренең 88 геология хезмәткәре "Нефть һәм газ табу геотехнологияләре" нефть һәм газ бизнесы Мәскәү институтының һөнәри хәзерлек модульле программасы буенча белем алдылар. Сер түгел, геологлар нефть һәм газ чыгаруда үз позицияләрен тота беләләр һәм әледән-әле белемнәрен күтәрүгә зур игътибар итәләр. Укулар һөнәри осталыкны күтәрү һәм...

"Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте структур бүлекчәләренең 88 геология хезмәткәре "Нефть һәм газ табу геотехнологияләре" нефть һәм газ бизнесы Мәскәү институтының һөнәри хәзерлек модульле программасы буенча белем алдылар. Сер түгел, геологлар нефть һәм газ чыгаруда үз позицияләрен тота беләләр һәм әледән-әле белемнәрен күтәрүгә зур игътибар итәләр. Укулар һөнәри осталыкны күтәрү һәм тәҗрибә арттыру максатыннан уздырыла. "Белем дәресләре"ндә "Азнакайнефть" идарәсе цехларыннан алты геолог катнашты.
Белем эстәүче геологлар алдында нефть һәм газ бизнесы Мәскәү институты лекторлары, генераль директор урынбасары - "Татнефть"нең баш геологы Рәис Хисамиев, компаниянең тәҗрибәле геологлары чыгыш ясыйлар. Укыту программасына шулай ук Россия һәм чит ил компанияләре галимнәре, белгечләре докладлары да кертелгән. Лекцияләр нәкъ менә көн үзәгендәге өстенлекле темаларны үз эченә ала. Мәсәлән, бүгенге көндә Россия һәм бөтендөнья күләмендә углеводородлар табу перспективасы һәм проблемалары турында сүз бара. Авыр табылучы нефть ятмаларын үзләштерү, бөтендөнья энергетика үсеше перспективалары, скважина һәм катламнарны геофизик тикшерүләр, компания җитәкчеләре карьерасы, нефть һәм газ бизнесында кадрлар потенциалы һәм башка бик күп әһәмиятле мәсьәләләр өйрәнелә биредә. Минем өчен нефть һәм газ запасларын исәпләү һәм классификацияләү принциплары, бассейн анализы, бассейннар формалаштыру механизмы, углеводородлар эзләү-разведка эшләре уңышлары аеруча кызыклы булды.
Шулай ук уку барышында "ТатНИПИнефть" фәнни-тикшеренү институты һәм "ТНГ-групп" ҖЧҖ җитештерү объектларына, лабораторияләргә бару да оештырылды. Үз күзләрең белән күреп, эш барышы белән танышу белемебезне тагын да ныгытты. Бер-берең белән һөнәри аралашу, фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу көндәлек эшебездә бик тә кирәк булачак әле.
Ленар Рахмаев,
Азнакай ЦППД начальнигы урынбасары
Фото интернет челтәреннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Геологлар белем өсти