Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Геология хезмәте – катлаулы команда

1975 елда Ромашкино ятмаларын үзләштерүнең III Генераль чишелеше кабул ителде, ул сыеклыкны тизләтелгән алым белән чыгаруны күздә тота. Бу карарны тормышка ашыру белән Р.К.Ишкәев җитәкчелегендәге "Азнакайнефть" идарәсе коллективы шөгыльләнде. Сиксәненче елларда агып җыелган сулардан файдаланып, җир асты басымын саклауның оптималь системасын төзү бурычы куелды. Бу еллар уртасына экология торышының начарлануы...

1975 елда Ромашкино ятмаларын үзләштерүнең III Генераль чишелеше кабул ителде, ул сыеклыкны тизләтелгән алым белән чыгаруны күздә тота. Бу карарны тормышка ашыру белән Р.К.Ишкәев җитәкчелегендәге "Азнакайнефть" идарәсе коллективы шөгыльләнде. Сиксәненче елларда агып җыелган сулардан файдаланып, җир асты басымын саклауның оптималь системасын төзү бурычы куелды. Бу еллар уртасына экология торышының начарлануы нефтьчеләрдән үзгә, башкача карарлар кабул итүне таләп итте.
1986-1996 еллар чорында сыеклык табу ике тапкырга киметелде. "Экология" программасы нигезендә тирә-як мохитне пычратучы чыганакларны киң масштаблы өйрәнү җәелдерелде.
1996 ел идарә өчен зур үзгәрешләр елы булды, нефть табу яхшыра, тулаем алганда, күрсәткечләр югарыга менә башлады.
2010 елдан башлап "Азнакайнефть"нең стратегик үсешендә яңа чор башланды. Интенсификациянең алдынгы технологияләре: горизонталь стволда күпзоналы, катламда күләмле геологик эзләнүләр, процессны үткәргәндә гидротыңлау кулланыла башлады.
Соңгы ун елда идарәнең нефть табу өлеше "Татнефть" буенча булган барлык күләмнең 13 процентында сакланып килә. "Азнакайнефть" идарәсе компаниядә беренче булып 2004 елда катламнарда горизонталь скважиналар бораулауны гамәлгә кертте. Бүгенге көндә горизонталь бораулауда идарә лидер булып тора: 150 скважина борауланып, 700 мең тонна күләмендә нефть чыгарылды. Бу скважиналар дебиты авыш юнәлешлеләрдәгедән сизелерлек югары.
Гадәти диаметрдагы горизонталь бораулау кыйммәт торганлыктан, кече диаметрлы горизонталь бораулауга күчү югары девон һәм түбән карбон катламнарында бораулау күләмен арттырды. 2015 елда 17 шундый скважина борауланды. Катламнарны гидравлик юл белән яргалау алымы узган гасырның 60нчы елларында киң кулланыла башлады. Әмма ышанычлы югары басымдагы насослар, бик ныклы НКТ һәм пакерлар җитешмәү сәбәпле, бу технология туктатып торылды.
Ышанычлы технологик җиһазлар булу белән, катламнарны су басымы ярдәмендә яргалау алымына кире кайтылды. Бүгенге көндә бу алым катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыруда, шул ук вакытта бораулау һәм ян стволларны ялгауда геологик-техник юнәлештәге чаралар төп алым булып тора.
2010 елдан алып, ГРП куллану күләме ике тапкырга, аннан да күбрәккә артты, шул ук вакытта яңа скважиналар, җиһазлар куллану яңа ачылган чыганакларны үзләштерү мөмкинлеге бирде.
Тәҗрибә-сәнәгать эшләре программасы кысаларында, Павловка мәйданында 784 Г горизонталь көпшәдәге кудыру скважинасында 2013 елда компаниядә беренче тапкыр күпзоналы ГРП кулланылды. Скважинаның уникальлеге шунда - ПРК 114 пакер капкачлары кулланылмады һәм 3 зонада комлыклы күперләрдә гидравлик юл белән яргалау үткәрелде. Скважина нефть табуга күчерелде һәм нәтиҗәдә 2,5 мең тонна өстәмә нефть табылды.
90нчы еллар ахырында башланган катлам басымын саклау системасындагы үзгәртүләр дәвам ителде. Гамәлдәге система нефть табуда сыеклыкны рациональ һәм оператив күләмдә кудыруны һәм чыгаруны тәэмин итмәү сәбәпле, "ППД системасын реконструкцияләү буенча программа" төзелде. 2000нче еллар башында бу программага тамырдан үзгәрешләр кертелде. Бу җитештерү объектларын кечерәйтү һәм суландыру модификациясе алымын үзләштерү максатында РЭДА 500 кече җитештерүдәге насослар кулланыла башлады. Су китерү системасына үзгәрешләр кертелде, шул ук вакытта өстәмә расходомерлар кулланыла башлады. Әлеге программаның кыйммәте шунда: аңа түбән бирүчәнлектәге скважиналар һәм катламның үзенчәлекле түбән коллекторлык төркеме кертелде.
2013-2014 елларда катлам басымын саклауда билгеле күләмдә эшләр башкарылды, нигездә алар коллекторлык алымы төркемендәге скважиналарга юнәлтелгән иде. 500 миллион сумга якын чаралар башкарылды, 2015 елда нефть табу үсеше 27 мең тонна тәшкил итте.
2015 елда компаниядә ресурсларны саклауга, транспорт чыгымнарын киметү, скважиналарны ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтүгә юнәлтелгән стратегик башлангычлар эшләнде. Чараларны нәтиҗәле тормышка ашыруда проект алымы актив кулланыла.
Алга куелган максатларга ирешүдә 2014 елның декабреннән генераль директор Наил Мәганов инициативасы белән 3 елга исәпләнгән производство үсеше программасы старт алды. Яңа системаны кертү мәйданчыгы итеп "Азнакайнефть" идарәсе сайланды. Программа "Татнефть"нең производство системасы үсеше буенча проект офисы белән берлектә гамәлгә ашырыла.
Шул рәвешле, идарәнең төп бурычлары булып нефть табу потенциалын арттыру, булган системаның нәтиҗәлелеген күтәрү, идарә итүдә һәм сакчыл производствода эксплаутация һәм капиталь чыгымнарны киметүгә юнәлтелгән алымнарны куллану тора.
Алсу Хәирова, ТОРН ГМ геологы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Геология хезмәте – катлаулы команда