Генерал Фатых Булатов: язмыш борылышлары
Данлыклы татар генераллары арасында якташыбыз Фатых Булатов та бар.
1902 елның 20 мартында Түбән Сукаеш авылында туган генерал-майор, дивизия командиры Бөек Ватан сугышында ике – Ленин ордены, дүрт Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.
1941 елда аның полкы Халхин-Голдан Ленинград оборонасына җибәрелә. Блокаданы өзгәннән соң, 1943 елда Белоруссия фронтында дошманнарга каршы көрәшә. Фатих Булатов дивизиясе сугышны Көнчыгыш Пруссиядә җиңү белән тәмамлый.
Сугыштан соң ул СССР Кораллы көчләрендә 10 ел хәрби хезмәт куя. 1948 елда Ворошилов исемендәге хәрби академиядә белемен күтәрә. 1952-56 елларда Гродно шәһәрендә дислокацияләнгән дивизия белән командалык итә. Хәрби карьерасын Беларуссия хәрби округы Корпусы командасы составында тәмамлый.
Гомеренең соңгы 30 елын генерал Фатих Булатов яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүгә багышлый: республика эзтабарлар штабы начальнигы, ТАССР ДОСААФы Президиумы әгъзасы була. 1947 елда СССР Югары Советына депутат итеп сайлана. 1972 елда “ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелә.
Фатих Гариф улы иҗат белән дә актив шөгыльләнә. 1966 елда аның “Генерал язмалары” дигән китабы дөнья күрә. Ул 50 мең тираж белән рус теленә дә тәрҗемә ителеп бастырыла. 2015 елда кызы, астроном, физика-математика фәннәре кандидаты Флера Калихевич белән бергәләп ике телдә шигырьләре һәм хикәяләре тупланган “Чишмә буенда. Родник памяти” китабын нәшер иттек. Бу китапта Фатих аганың балачак истәлекләре дә урын алган.
“Күп ялына торгач, 12 яшемдә әткәй бер искерәк кенә тальян гармун алып бирде. Буш вакыт булдымы, гармун уйнарга утырам. Казанга татар-башкорт мәктәбенә укырга кергәндә дә үземнән калдырмадым мин аны. 1930 елларда Башкортстанда Аргаяш районы хәрби комиссариатында эшләгәндә дә, инде өйләнеп, бала атасы булгач та күңелем бизмәде гармуннан”, – дип яза ул. Профессиональ артист Шакир Усманай белән концертлар оештырып та йөри. Ул елларда татар укчы полкында үзешчән сәнгатьтә актив катнаша. Шундый концертларның берсендә күреп алып, 1935 елда атаклы композитор Салих Сәйдәшев аны Казан радиосына чакырып, эфирдан гармун уйната.
Гомүмән, Фатых аганың тормыш юлы бик кызыклы. 1919 елда Түбән Сукаешта “Халык йорты” клубы оештыра, Бөгелмәдән ике йөзгә якын китап алып кайтып, Маһираван Шәвәлиева белән волостьта беренче китапханә ачалар.
1923 елда Фатих Булатовка Бөгелмәдә педагогик техникум базасында культпросвет хезмәткәрләре курсында укырга туры килә. Гыйлемле мөгаллимләр арасында иң мавыктыргыч лекцияләр профессор Һади Атласиныкы! Көтмәгәндә шул елны көзен яшьләрне хәрби укуга агитацияләргә техникумга 6-нчы Берләштерелгән татар-башкорт командирлары мәктәбе политругы Мөхәммәтша Гарипов килә. Медкомиссияне уңышлы үтеп, Фатых Булатов Казанга хәрби юнәлештә укырга китә. Биредә әдәби түгәрәккә йөри, хәрби корреспондент булып, стена газеталары чыгара, шигырьләр яза. Әлеге мәктәптә аларга комиссарлар язучылар Шамил Усманов, Кави Нәҗми белем бирә. Әдәби кичәләргә Һади Такташ килә. Сәләтле курсантлар, булачак күренекле әдипләр Гадел Кутуй, Нур Баян, Мөхәммәт Әблиевләр белән аралашу да Фатых Булатовны иҗатка канатландыра.
Лаеклы ялга чыккач та Фатых Гариф улы иҗат итүдән туктамый, фронтовиклары белән хат алыша, истәлекләрен туплый, республика газета-журналларына яза.
“Әти авылда иң уңган кешеләрнең берсе иде. Ул үзе белгән һөнәрләрне безгә дә өйрәтте. “Ялкау кеше беркайчан да бәхетле булмый, улым”, – дия иде. Балалар – безнең киләчәгебез. Аларны яхшы күңелле, эшчән, туган ил өчен файдалы кешеләр итеп тәрбияләүгә бер генә ата-ана да көчен кызганырга тиеш түгел”, – дип яза генерал үзенең истәлекләрендә һәм бу сүзләр бүген дә бик мөһим.
Марсель Гарипов, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Петр 1 фән һәм сәнгать академиясе мөхбир әгъзасы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев