Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Газы, суы, уты кертелсә дә, авылда яшәргә теләүче сирәк

Авылларда район һәм авыл җитәкчеләренең халык алдында еллык эшчәнлекләренә хисап тоту, алга бурычлар билгеләү җыеннары дәвам итә. Узган атнада шундый җыеннар Чалпы, Үчәлле, Әлкәй, Мәсгут, Мөслим, Сукаеш, Чубар Абдул, Илбәк, Урманай авыл җирлекләрендә үтте. Бу атнада исә Тымытык, Балтач, Чемодур, Югары Стәрле, Туйкә, Урсай, Мөслим авылларында узды. Авыл халкын күптөрле...

Авылларда район һәм авыл җитәкчеләренең халык алдында еллык эшчәнлекләренә хисап тоту, алга бурычлар билгеләү җыеннары дәвам итә. Узган атнада шундый җыеннар Чалпы, Үчәлле, Әлкәй, Мәсгут, Мөслим, Сукаеш, Чубар Абдул, Илбәк, Урманай авыл җирлекләрендә үтте. Бу атнада исә Тымытык, Балтач, Чемодур, Югары Стәрле, Туйкә, Урсай, Мөслим авылларында узды.

Авыл халкын күптөрле проблемалар борчый. Шуларның берсе үсеп килүче яшь буынны спорт белән чыныктырып , сәламәт үстерү. Чубар Абдул авылы халкы яшьләргә футбол, хоккей уйнау өчен мәйданчык булдыру инициативасы белән чыксалар, үчәллеләр исә мәктәп бинасында яхшы җиһазландырылган спорт залы булдырырга кирәклеген әйттеләр. Соңгы елларда авылларны су белән тәэмин итү өлкәсендә зур эшләр башкарылды. Әмма әле эшләнеп бетәселәре дә шактый. Су линияләрен яңарту мәсьәләсен Мәсгут һәм Ирекле авылларында күтәрделәр. Ирекледә шулай ук су җыю башнясы кирәклеген дә әйттеләр. Шулай ук маршрут автобуслары булдыру, хуҗасыз эт һәм төлкеләрне аулау, зур йөк машиналарының авыл (Мәсгут) урам юлларын бозуыннан да зарланды авыл халкы.

Тымытык авыл җирлегендә хисап җыелышы тыныч, үзара фикер алышу шартларында барды. Авылда соңгы елларда чыннан да зур үзгәрешләр булган. Бу хакта җирлек башлыгы Айрат Фазлыев үзе дә сөйләде. Унбиш километрдан артык иске су линияләре яңасына алыштырылган. Юллар, зиратлар, чүплекләр төзекләндерелә. Республикабызның "Парклар һәм скверлар" программасы нигезендә Мәдәният йорты алдында бик матур сквер төзелгән. Авыл күрке булып ветеринария пункты ачылган. Күктәкә авылында күпфункцияле үзәк төзү, Тымытык Мәдәният сараен җылыту һәм яңарту, спорт мәйданчыгы төзү - алда торган иң зур эшләр булып тора. Авыл башлыгы үз чыгышында борчулары хакында да әйтми кала алмады. Авылларның картаюы, демография мәсьәләсе бүгенге көндә Тымытыкта гына түгел, күп авыл җирлекләрен уйланырга мәҗбүр итүче күренеш. Юлы бар, газы, суы кертелгән, ә авылда яшәргә теләүче сирәк шул. Узган ел җирлектә 16 сабый дөньяга аваз салса, 35 авылдашлары мәңгелеккә китеп барган. Халык саны кимүгә таба бара. Докладчы бу уңайдан яшьләргә тагын да уңай яшәү шартлары тудыру, кеше факторына зур игътибар кирәклегенә басым ясады. Ул шулай ук авылларда законсыз спортлы эчемлекләр сатылу очраклары барлыгын да әйтеп үтте. Авылның киләчәге, уңай шартлары, чәчәк атуы өчен бергәләп, бердәм булып эшләргә чакырды.

Авыл хуҗалыгы предприятиесе эшчәнлеге турында "Азнакай"АФ" ҖЧҖнең Тымытык бүлекчәсе җитәкчесе Радик Мортазин хисап тотты. Агымдагы елда хуҗалыкта бөртеклеләрдән уртача 20 центнер иген уңышы алганнар. Бер баш шартлы терлеккә 42 азык берәмлеге хәзерләнгән. Хисап елында бу җирлектә республикакүләм семинарлар үтте. Зур суммаларга терлекчелек фермалары, ашлык амбарлары төзекләндерелде, заманча җиһазландырылды. Хуҗалыкта ит-сөт җитештерү, малларның баш саны арткан. Биредә көнгә 4-5 тонна сөт савып алалар.

Җыенда халык район җитәкчеләренә үз гозер, борчуларыннан бигрәк, канәгать булуларын белдерергә ашыкты. Бигрәк тә су, җирлектә полиция участогы булдыру, рапс культурасын авыл кырында игүне туктату... һәм башкалар өчен кат-кат рәхмәтләрен белдерерделәр тымытыклылар. Хисап җыелышында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашты һәм ул тымытыклыларның гозерләрен уртак көч белән тормышка ашырырга ышандырды. Алар арасында инде ничә еллар дәвамында "баш авыртуы" булып торган балалар бакчасындагы канализация чокыры тулып тору; юлларны төзекләндерү; авылның үз табибын булдыру һәм башкалар бар иде.

Балтач авылы җирлегендә дә җыен тыныч үтте. Авыл башлыгы Ленар Хәбипов үз чыгышанда узган хисап елында авылда су линияләрен яңарту, юллар, зиратны, урам утларын ремонтлау буенча зур эшләр башкарылуын билгеләп үтте. Авыл халкының иң зур сөенечләренең берсе - ул балалар бакчасын төзекләндерү. Балтачлылар да авыл халкы өчен күрсәтелгән олы ярдәм өчен республика, район җитәкчеләре, нефтьчеләребезгә олы рәхмәтләрен белдерделәр. Биредә көнкүреш калдыкларын җыйнау мәсьәләсендә борчылу белдерделәр. Шундый ук проблема башка авылларда да күтәрелүен әйтеп үтәргә кирәк. Ни дисәң дә авыл халкы чүп-чарын ел буена җыеп, олаулап төяп түгәргә өйрәнгән шул. Тик менә хәзер, яңа закончалыклар нигезендә, күп кенә авылларда чүпләрне махсус капчыкларга тутырып җыюны оештырачаклар. Ул, әлбәттә, түләүле булачак. "Моның уңай яклары күп. Бердән полиэтилен шешә, капчыклар бөтен басуны тутырып очып йөрмәячәк. Икенчедән, тиресен -тирескә, агач, куагын - мичкә якканда, үзенчә экономия дә булачак", - диләр авыл башлыклары.

Халык җыеннарында районның хезмәт күрсәтүче оешма-предприятие җитәкчеләре дә катнашып, кешеләрне борчыган сорауларга җавап, консультацияләр бирделәр. Хокук саклау органы хезмәткәрләре халыкны экстремизм, терроризм күренешләренә карата игътибарлы булырга, ә янгын хезмәте җитәкчеләре янгын кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырды. Янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Булат Шәйхетдинов әйтүенчә, әле кайбер йортларда кәгазьдән ясалган электрүткәргечләр дә бар икән. Үз иминлегебезнең үз кулыбызда булуын онытмасак иде. Күрше-тирә, ялгыз яшәүче авылдашларыбызга карата да игътибарлы булыйк!

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Газы, суы, уты кертелсә дә, авылда яшәргә теләүче сирәк