Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Газдан куркынычсыз куллану айлыгы бара

Ел саен 1 апрельдән 1 майга кадәр "Бөгелмәгаз" идарәсе халык арасында газдан куркынычсыз куллануны пропагандалау айлыгы үткәрә. Ул газ җиһазларыннан куллану кагыйдәләрен саклау һәм белемнәрне арттыру, бәхетсезлек очракларын булдырмау максатларында үткәрелә. Айлык барышында шәһәр һәм район газ җиһазларының торышын тикшерү, халыкка газдан куллану кагыйдәләрен аңлату буенча әңгәмәләр үткәрү күздә тотыла....

Ел саен 1 апрельдән 1 майга кадәр "Бөгелмәгаз" идарәсе халык арасында газдан куркынычсыз куллануны пропагандалау айлыгы үткәрә.

Ул газ җиһазларыннан куллану кагыйдәләрен саклау һәм белемнәрне арттыру, бәхетсезлек очракларын булдырмау максатларында үткәрелә.

Айлык барышында шәһәр һәм район газ җиһазларының торышын тикшерү, халыкка газдан куллану кагыйдәләрен аңлату буенча әңгәмәләр үткәрү күздә тотыла.

"Бөгелмәгаз" идарәсе барлык торак-эксплуатация оешмалары җитәкчеләренә, шәхси йортлада яшәүче затларга газ җиһазларының торышына, төтен юлларына күзәтүне көчәйтүне, газ хуҗалыгы хезмәткәрләренә һаваның газлылыгын тикшерү үткәрү өчен керү юлларын ачуыгызны сорап мөрәҗәгать итә.

Газ чыкканын күргәндә читтән үтеп китмәгез, тиз арада куркынычсызлык чараларын күрегез, ут яндырмагыз, тәмәке тартмагыз, электр җиһазларын кабызмагыз һәм сүндермәгез. Тәрәзә һәм ишекләрне ачып, бинаны җилләтегез, кичекмәстән "04" яки 9-55-95 телефоннары буенча шәһәр газ хезмәтенең авария бригадасына шалтыратыгыз. Ул килгәнче газлы бүлмәгә сак оештырыгыз, аны җилләтегез.

Исегездә тотыгыз! Газдан куллану кагыйдәләрен саклау - сезнең куркынычсызлыкның нигезе. Кагыйдәләрне игътибар белән өйрәнегез, аны бозуга юл куймагыз, газдан куркынычсыз файдалану айлыгында актив катнашыгыз!

"Бөгелмәгаз" идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев