Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гасырлар буе яшә – гасырлар буе укы!

Узган атнада компьютер грамотасына өйрәнгән пенсионерлар арасында IT-олимпиада район этабы узды. 12 «укучы» сайлап алу этабында катнашырга һәм үз белемнәрен күрсәтергә теләк белдерделәр. Яшьләргә гадәти һәм заманча биремнәр пенсионерлар өчен чын ребус булды. Дулкынланудан кайберәүләр барлык өйрәнгәннәрен оныттылар, ләкин таныш могъҗиза-машинага утыру белән барлык биремнәрне дә "бик яхшы"га үтәделәр. Майкрософтка...

Узган атнада компьютер грамотасына өйрәнгән пенсионерлар арасында IT-олимпиада район этабы узды.

12 «укучы» сайлап алу этабында катнашырга һәм үз белемнәрен күрсәтергә теләк белдерделәр. Яшьләргә гадәти һәм заманча биремнәр пенсионерлар өчен чын ребус булды. Дулкынланудан кайберәүләр барлык өйрәнгәннәрен оныттылар, ләкин таныш могъҗиза-машинага утыру белән барлык биремнәрне дә "бик яхшы"га үтәделәр.

Майкрософтка документ булдырып, текст җыю, документларны архивка урнаштыру, электрон почта аша хатлар жибәрү, интернеттан кирәкле документларны тартып алу - сайлап алу турының төп биремнәре әнә шулар иде. Ә биредә аларга өстәмә белем бирү методисты Нәфисә Шәфыйкова ярдәм итте.

Биремнәрне иң беренчеләрдән булып 70 яшьлек Фирдәвес Мостаев үтәде.

- Курсларга кадәр компьютерга кайсы яктан килергә икәнен дә белми идем. Оныкларның ничек шөгыльләнгәннәрен күргәнем бар, ләкин үзем анда утырырга җөрьәт итмәдем, - дип искә ала Фирдәвес Мостаев. - Үземә ноутбук алдым, монда алган белемнәремне өйдә ныгыта бардым. Хәзер көн саен интернетка керәм һәм дөнья яңалыклары белән танышам. Балалар белән скайп аша сөйләшәм, үз дусларымны һәм классташларымны табасым, «вконтакте» аша контактка керәсем килә, - дип шаярта ул.

Кайбер пенсионерлар белем янчыкларын тагын да арттыру, чит телләр өйрәнү буенча курслар ачу тәкъдиме белән чыктылар.

- Олимпиадада барысы да җиңүче, - дип шатландырды пенсионерларны мәгълүмати-методик үзәк директоры Лилия Әхмәдишина.

Бүләкләү тантанасы... Назира Сәхапова - иң заманча фикер йөртүче, Рәиса Миннегалимова, Нелли Малофеева, Галина Моисеева - иң тәҗрибәле кулланучылар булып танылдылар. Галина Шакирова һәм Татьяна Цыгалова 3 нче дәрәҗә дипломга лаек булдылар, Гөлшат Симшаг һәм Людмила Шахмина икенче урынны алдылар. Ә олимпиадада җиңүчеләр Флора Шәмсетдинова һәм Фирдәвес Мостаев булды. Алар 17 апрельдә I республика IT-олимпиадасында безнең район данын яклаячаклар.

Гүзәл ТИМБАКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев