Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гаиләләре белән сәнгатькә гашыйклар

«Маяк» газетасы районыбызда танылу алган иҗат кешеләре белән таныштыруны дәвам итә.

Безнең чираттагы кунакларыбыз – ирле-хатынлы Марат һәм Светлана Хурамшиннар.

– Марат, фамилияң безнең яклар өчен ятрак. Ул кай якларга барып тоташа?

– Фамилиягә килгәндә, дәү бабам Пенза якларыннан. Ә үзем Азнакайда туып үстем, әмма әти-әни Бакалыга күченү сәбәпле, мәктәпне шунда тәмамладым. Мәдәният-агарту училищесынннан соң хезмәт юлымны Башкортстанның Бүздәк районында башладым. Аннан Бакалыда эшләргә туры килде, шундый урау юллар аша туган ягыма – Азнакайга кайттым. Бүгенге көндә шәһәр-район Мәдәният йортында режиссер-куючы булып эшлим. “Илһам” ансамблендә җырлыйм.

– Ни өчендер Хурамшин дигәч, биюче күз алдына килеп баса…

– Заманында бию түгәрәге дә алып бардым. 10 елдан артык “Чатыр тау” бию ансамблен җитәкләдем.

– Светлана, синең белән дә танышып узыйк инде...

– Мин дә Азнакай кызы, 2 нче урта мәктәпне тәмамладым. Бик тә биюче буласым килә иде. Бала чакта телевизордан балериналарның чыгышын күз дә алмый карый идем. Хореография училищесына укырга кердем, әмма сәламәтлегем сәбәпле, биюне ташларга туры килде. Хәзер үзәк поликлиникада регистратурада эшлим.

– Әмма барыбер сәнгатькә тартылгансың...

– Кешенең күңеленә сәнгатькә мәхәббәт кереп оялаган икән, ул аннан кача һәм бернәрсә дә киртә була алмыйдыр. Район үзәк сырхауханәсендә 29 ел эшлим һәм беренче көннәрдән үк үзешчән сәнгатьтә катнашам. Марат бездә “Шәһәр сулышы” дигән бию ансамбле оештырган иде. Без бик күп җирләрдә, бәйгеләрдә чыгыш

ясадык, гел алдынгы урыннарны алып килдек. Хәзер Мәдәният йортындагы “Җанашым” халык ансамбленә йөрим.

– Марат белән юлларыгыз шул чакта кисешеп, чәчләрегез чәчкә бәйләндеме?

– Без 30 ел элек таныш идек, ун еллап күрешмәдек. 2000 елда кабат очрашып, гаилә кордык. Икебезнең дә икенче никахы. Бергә 20 ел яшибез инде.

– Марат сине кай ягы белән үзенә җәлеп итте?

– Ул башкаларга ошамаган иде. Аның фикерләве дә, үз-үзен тотышы да Азнакай егетләренеке кебек түгел иде. Башта ояла идем. Менә шул үзенчәлекле булуы белән җәлеп иткәндер дә инде.

– Ул нинди ир?

– Марат саран түгел. Нәрсә алсам да кысылмый. Акчаны бетерәсең дими. Кысанрак чакта, ипләп кенә: “Бәлкем соңрак алырсың”, – дип әйтә.

– Марат, син нинди ир? Кимчелекләрең бармы?

– Каян булсын инде ул миндә! Почти идеаль ир, әмма кечкенә хезмәт хакы белән (көлә). Җитди итеп әйткәндә, минем белән җиңел түгел. Укытучы характеры, өйрәтергә яратам. Өйгә кайткач, авызны бикләп куярга тырышам.

– Өйдә табак-савыт шалтырамый тормый. Ачуланышканда кем беренче адым ясый?

– Бездә андый әйбер юк. Хатын борчыла башлый икән, мин елмаеп күзенә генә карап торам. Мин борчыла башлыйм икән – Света шулай. Күпертеп җибәрмибез. Без бала-чага түгел бит инде, тормыш күргән кешеләр.

– Икең дә сәнгатьтә кайнагач авыр түгелме?

– Шулкадәр җиңел. Әле ярый сәхнә бар күрешергә дип көләбез. Мәдәният хезмәткәренең бит ялы да, бәйрәме дә, иртәсе дә, киче дә юк.

– Ә Светлана нинди хуҗабикә? Яраткан ризыгың?

– Светлана бик уңган хуҗабикә. Бөтен нәрсәне дә тәмле пешерә, аеруча токмач ашын яратам, көн дә ашарга ризамын. Светланага җиңел түгел, ул өйне тәртиптә тотарга да, улыбыз белән шөгыльләнергә дә, җырларга да җитешә.

– Улыгызда да сезнең сәләтләр бармы?

– Сәнгать мәктәбендә биюгә дә, баянга да йөри. Аңа әле 11 яшь кенә тула, бар да алда дип уйлыйм.

– Светлана, сәхнә сиңа нәрсә бирә?

– Сәхнәдә мин дөнья мәшәкатьләреннән онытылып, ял итеп, яшәүгә көч алып кайтам.

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт, алга таба да иҗат дәртегез сүрелмәсен, уңышлар сезгә!

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев