Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гаиләдә бала булу үзе бер бәхет

Яшәгән ди ир белән хатын. Боларның бөтен нәрсәләре җитеш булган, мохтаҗлыкның ни икәнлеген белмәгәннәр. Бервакыт ире кич белән өенә кайткач хатынына әйтә икән: - Мин һәр көнне утарыбызга кайтышлый бер фәкыйрьнең алачыгы яныннан узам һәм һәрвакыт аларның тәрәзәсеннән көлгән тавышлар ишетелә. Бу ир белән хатын нидән көләләр, нигә шулкадәр шатланалар...

Яшәгән ди ир белән хатын. Боларның бөтен нәрсәләре җитеш булган, мохтаҗлыкның ни икәнлеген белмәгәннәр. Бервакыт ире кич белән өенә кайткач хатынына әйтә икән:
- Мин һәр көнне утарыбызга кайтышлый бер фәкыйрьнең алачыгы яныннан узам һәм һәрвакыт аларның тәрәзәсеннән көлгән тавышлар ишетелә. Бу ир белән хатын нидән көләләр, нигә шулкадәр шатланалар - аңлашылмый.
- Их, мин дә шулай кич буе көләр идем, - дигән аңа хатыны. - Юкса, бездә караңгы төшкәч бик күңелсез. Иртәгә кайтышлый теге фәкыйрьдән сорарга онытма әле, алар нәрсәдән көләләр икән.
Теге бай икенче көнне хатыны кушканча эшләгән, - фәкыйрь алачыгының бердәнбер тәрәзәсен шакып, сорау биргән:
- Сез авыр тормышта яшисез, шуңа да карамастан, һәр кичне тәрәзәдән көлгән тавышлар ишетелә. Безнең бөтен нәрсәбез җитеш, әмма кичләрен өебездә бик күңелсез, бернинди шатлык та, көлү дә юк. Серегезне миңа да ачмассыз микән - мин сиңа күп итеп акча бирер идем, - дигән.
Фәкыйрь, хәйләкәр елмаеп, байга болай дигән:
- Безнең "алтын алма"быз бар. Шуны хатын белән бер-беребезгә таба тәгәрәтеп уйныйбыз. Шул чагында бик күңелле була - рәхәтләнеп көләбез...
Бай фәкыйрьнең сөйләп бетергәнен дә көтмичә китеп барган. Икенче көнне ул шәһәргә алтын алма эзләргә чыккан, аны тапкан һәм зур акчага сатып та алган. Кич белән алар хатыны белән кара-каршы утырып, бер-берсенә таба теге алманы тәгәрәтә башлаганнар. Ләкин бу гамәлнең бер кызыгын да тапмаганнар: көлү түгел, хәтта елмаймаганнар да.
Икенче көнне теге бай кабат фәкыйрьнең тәрәзәсен шакыган:
- Сатып алдым мин ул алтын алманы, - дигән. - Хатын белән тәгәрәтеп-тәгәрәтеп карадык - бернинди кызыгын тапмадык.
- Син мине аңлап бетермәгәнсең, - дип җавап биргән фәкыйрь. - "Алтын алма" дигәнем - безнең бер яшьлек балабыз. Ул яңа гына тәпиләп китте. Кич белән арып-талып эштән кайтып кереп, хәзинәдә бары белән тамак ялгап алгач, без хатыным белән кара-каршы идәнгә утырабыз. Ә сабыебыз чыркылдап көлә-көлә, тәпиләп, әле миңа, әле әнисе янына килә. Балага да күңелле, безгә дә куаныч һәм барыбыз бергә рәхәтләнеп көләбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гаиләдә бала булу үзе бер бәхет