Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гаеплеләр җавапка тартылырга тиеш

Азнакай прокуратурасы транспорт чараларына техник карау уздыру һәм «Росгосстрах» ҖЧҖ филиалы эшчәнлегендә транспорт чаралары хуҗаларының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү буенча федераль закончалыкларның үтәлешен тикшерде. Закончалыклар буенча техник карау уздыруның төп максаты - ул транспорт чараларының мәҗбүри куркынычсызлык таләпләренә туры килүенә бәя бирү. Техник карау операторлар, иминиятчеләрнең аккредитив берләшмәсе тарафыннан уздырыла....

Азнакай прокуратурасы транспорт чараларына техник карау уздыру һәм «Росгосстрах» ҖЧҖ филиалы эшчәнлегендә транспорт чаралары хуҗаларының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү буенча федераль закончалыкларның үтәлешен тикшерде. Закончалыклар буенча техник карау уздыруның төп максаты - ул транспорт чараларының мәҗбүри куркынычсызлык таләпләренә туры килүенә бәя бирү. Техник карау операторлар, иминиятчеләрнең аккредитив берләшмәсе тарафыннан уздырыла. Аның бәясе ТР да РФ субъекты дәүләт власте башкарма органнары тарафыннан билгеләнә һәм 400 сум тәшкил итә.

Транспорт хуҗаларының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү турындагы кагыйдәләрнең 15 бүлеге «е» бүлекчәсе нигезендә, иминиятче мәҗбүри иминият килешүе төзү өчен иминиятләүчегә техосмотр, яки транспорт чарасының дәүләт техник каравы узуы (закончалыкларда каралган аерым очракларны исәпкә алмаганда) турында талонны күрсәтә.

«Росгосстрах» ҖЧҖ иминият агенты буларак Р.Гадиева гр. Г. ның техосмотр талоны булмаса да, автомобиленә карата мәҗбүри килешү төзи һәм аңа иминият полисын бирә. Гадиева техосмотр уздыруга аккредитациясе булмаган «Росгосстрах» агенты буларак, «Техосмотр» ЯАҖнең җаваплы заты булмаса да, «Техосмотр» ЯАҖ гендиректоры Т.Сагарий имзасы белән гр. Г. ны техосмотр уздыру турында килешү төзү өчен тәкъдим итә һәм аңа техосмотр узу турында тутырылган бланк бирә. Моннан кала, махсус расписка нигезендә Гадиева техосмотр уздыру өчен гр. Г. дан 450 сум акча ала һәм гр. Г. мәнфәгатьләрендә 25 сум комиссион җыем белән «Техосмотр» ЯАҖ счетына 400 сум акча күчерә. Нәтиҗәдә 25 сум күләмендә аерма чыга.

Гр. Г. ның автомобиленә мәҗбүри страхование дә, аңа бирелгән иминият полисы да законсыз. Мондый тәртип бозулар юл хәрәкәтендә катнашкан гражданнарның тормышына, сәламәтлегенә куркыныч тудыра. Боларның барысы да «Росгосстрах» филиалы тарафыннан тиешле контроль булмау нәтиҗәсе.

Тикшерү йомгаклары буенча «Росгосстрах» ҖЧҖ филиалы директоры адресына ачыкланган кимчелекләрне бетерү һәм гаеплеләргә карата дисциплинар чара күрү турында гариза кертелде.

А.КУПОВ, шәһәр прокуратурасы ярдәмчесе, юстиция советнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев