Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гаҗәеп кешеләр һәм эшләр белән таныштык

Район-шәһәр ветераннар советының чираттагы эшлекле киңәшмәсендә рәисебез Миргасим Кәримов җирле оешмалар җитәкчеләре өчен көтелмәгән бүләк ясады. Алда торган бурычлар һәм планнар хакында сөйләшкәннән соң, без автобусларга утырып Җиңү мәйданына килдек һәм илебез азатлыгы өчен башларын салган якташларыбыз истәлегенә чәчәкләр салдык. Аннан Азнакайның матурлыгына хозурланып, истәлекле урыннарын карый-карый Актүбәгә юл тоттык....

Район-шәһәр ветераннар советының чираттагы эшлекле киңәшмәсендә рәисебез Миргасим Кәримов җирле оешмалар җитәкчеләре өчен көтелмәгән бүләк ясады.
Алда торган бурычлар һәм планнар хакында сөйләшкәннән соң, без автобусларга утырып Җиңү мәйданына килдек һәм илебез азатлыгы өчен башларын салган якташларыбыз истәлегенә чәчәкләр салдык.
Аннан Азнакайның матурлыгына хозурланып, истәлекле урыннарын карый-карый Актүбәгә юл тоттык. Биредә мәдәният йортында безне бистә башлыгы Роза Галеева, ветераннар советы рәисе Роза Мәхмүтова, "Сударушка" ансамбле чәк-чәкләр белән каршы алды. Чордашлар, классташлар, дуслар, авылдашлар, озак еллар бергә эшләгән хезмәттәшләр белән кочаклашып күрешеп, сөйләшеп сүзләр бетмәде.
23 мең данәдән артык китабы, 3 меңгә якын укучысы булган китапханә дә, Нина Хвалеева җитәкчелегендәге мәдәният йорты да, Актүбә бистәсе турында видеоязма да, сәхнә ветераны Әлфия Хәйретдинова чыгышы да безне сокландырды.
Экскурсиябез стадионда дәвам итте. Сабантуй мәйданы, хоккей корты, чаңгы юлы, ачык бассейнга таң калдык. Универсиадада Светлана Крашенинникованың алтын медаль яулавы - спортка карашның нәтиҗәсе ул.
"Барс" спорт мәктәбе - үзе бер сихри дөнья! Ирләр һәм хатын-кызлар өчен тренажер бүлмәләре, бильярд, кечкенә футбол кыры - барысы да актүбәлеләр мәнфәгате өчен. Ветераннарга бар җирдә дә бушлай хезмәт күрсәтелә.
Бөтен районга танылган физкультура укытучысы Владимир Соколовның музеенда йөзләгән экспонат - кыргый җәнлекләр сыныннан алып, төрле минералларга кадәр бар. Ул бу эш белән 1974 елдан бирле шөгыльләнә. Көньяк Уралга, 45 нче экспедициясенә җыена.
Сәламәтләндерү үзәгендә безне 3 тапкыр дөнья чемпионы булган герче Җәмил Шакиров каршы алды. Аңа багышланган музейда 100 медаль, 30дан артык кубок саклана. Юкка гына кеше үзе түгел, аның гамәлләре мактауга лаек димиләр.
Нефтьчеләр паркы - актүбәлеләрнең иң яраткан урыны. Ул безнең күңелләргә дә бик хуш килде. Монда Җиңү, өйләнешүчеләр, Ватанны саклаучылар аллеялары, балалар өчен уен, баскетбол һәм футбол мәйданчыклары бар. Быел гына да паркка 350 агач утыртканнар.
Сәяхәтебез ат спорт мәктәбендә тәмамланды. Бүгенге көндә 25 ат тәрбияләнә. Алар безгә биеп, сикереп, төрле күнегүләр ясап, осталыкларын да күрсәттеләр.
Аннан ял базасында җырлап-биеп, уйнап күңел ачтык.
Әнә шулай районыбызның гаҗәеп урыннары һәм кешеләре, искиткеч күркәм эшләре белән танышып, рухи азык алып кайттык.
Рузилә Зарипова,
Урсай авылы ветераннар советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гаҗәеп кешеләр һәм эшләр белән таныштык