Реклама
ҖӘМГЫЯТЬ
Фәттаховлар гаиләсе Президент янында булды
Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көнендә башкалада Татарстан Президенты республикабызның күп балалы гаиләләре белән очрашты.
Анда районыбызның Тымытык авылында яшәүче Фәттаховлар гаиләсе дә катнашты. Рөстәм Миңнеханов 5 бала анасы Гөлнара ханымга “Ана даны” медале тапшырды.
Ул озак еллар Тымытык амбулаториясендә хезмәт куя. Тату, үрнәк гаилә авылдашларының да олы хөрмәтенә ия. Олпат бүләк белән гаиләне котлап, аларга сихәтлек, парлы, бәхетле тормыш телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев