Реклама
ҖӘМГЫЯТЬ
Фәррахов Рәис Габдрәүф улын 65 яшьлек гомер бәйрәме белән ихластан тәбриклибез
Түбән Стәрле авылында туып үсеп, хәзерге көндә Азнакайда яшәүче кадерлебез Фәррахов Рәис Габдрәүф улын 65 яшьлек гомер бәйрәме белән ихластан тәбриклибез. Син ак карлар җаннарны яктырткан, күңелләргә сафлык өргән матур кыш аенда дөньяга килгәнсең. Киләчәк көннәрең дә шул карлардай ак булсын! Киленебез, җиңгәбез Һибә белән тигезлектә, гомернең һәр мизгеленнән ямь...
Түбән Стәрле авылында туып үсеп, хәзерге көндә Азнакайда яшәүче кадерлебез Фәррахов Рәис Габдрәүф улын 65 яшьлек гомер бәйрәме белән ихластан тәбриклибез. Син ак карлар җаннарны яктырткан, күңелләргә сафлык өргән матур кыш аенда дөньяга килгәнсең. Киләчәк көннәрең дә шул карлардай ак булсын! Киленебез, җиңгәбез Һибә белән тигезлектә, гомернең һәр мизгеленнән ямь табып, бәхет-шатлыкларга уралып яшәргә язсын. Сиңа корычтай ныклы сәламәтлек, куанычлы озын гомер, күңел тынычлыгы телибез.
Саф йөрәктән чыккан теләкләрне
Кабул итче туган көнеңдә.
Бәхет, шатлык, уңыш юлдаш булсын,
Кояш көлсен тормыш күгеңдә.
Иң изге теләкләр белән: әти-әниең, барлык туганнарың.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев