Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Фәрит Мөхәммәтшин илебез Конституциясен үзгәртү буенча эшче төркем составына керде

Россия Президенты Владимир Путин Конституциягә кертергә тәкъдим ителгән барлык төзәтмәләр буенча референдум уздырырга кирәклеге турында әйтте.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Конституциясен үзгәртү буенча эшче төркем составына керде. Бу хакта Мәскәү Кремле сайтында хәбәр ителә.
РФ Президенты имзалаган боерыкта Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем составын расларга, диелә. 
Элегрәк ул илебезнең төп законына кертеләчәк төзәтмәләр буенча референдум үткәрергә кирәклеге турында да белдергән иде..
Владимир Путин ил Конституциясендә РФ Дәүләт Советының статусын һәм ролен беркетергә кирәклеге турында да әйтте. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, РФ Дәүләт Советы статусын илебез Конституциясендә беркетү — законлы карар, чөнки бу структура үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады.

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев