Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Фәрит Мөхәммәтшин Азнакай игенчеләренең уңай тәҗрибәсен хуплады

Чәршәмбе көнне районыбызда ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булып китте. Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин белән берлектә вертолетта басулар өстеннән әйләнеп, язгы кыр эшләренең барышы белән танышканнан соң, "Марс" җәмгыяте басуында алар хуҗалык җитәкчеләре, район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре,...

Чәршәмбе көнне районыбызда ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булып китте.

Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин белән берлектә вертолетта басулар өстеннән әйләнеп, язгы кыр эшләренең барышы белән танышканнан соң, "Марс" җәмгыяте басуында алар хуҗалык җитәкчеләре, район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, ветераннар белән очраштылар.

Эшлекле сөйләшү барышында язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу һәм авыл хуҗалыгы өлкәсенә кагылышлы башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

- Корылык сезнең районны да читләтеп үтмәде. Шуңа да карамастан, югары уңыш үстердегез. Эшли беләсез, киләчәктә дә шундый ук югары темплар белән дәвам итәрсез дип ышанам, - диде Фәрит Мөхәммәтшин азнакайлыларның уңай тәҗрибәсен хуплап.


Марат Әхмәтов та районның авыл хуҗалыгы тармагындагы эш нәтиҗәләренә уңай фикерен белдерде, мөмкинлекләрнең тагын да зуррак булуын, бигрәк тә сөт җитештерү өлкәсендә тагын да тырышырга кирәклеген әйтеп узды. Бүгенге көндә игенчене иң борчыганы: язгы чәчү эшләре.

ФОТОРЕПОРТАЖ: БАС ҺӘМ КАРА

- Быел ел үзенчәлекле килә, туң булмау сәбәпле, дым бик тиз туфракның аскы катламына китә, җитмәсә көчле җил дә җирне киптерә. Шуңа күрә, өлгергән мәйданнарда кар киткәнен көтеп тормыйча, чәчәргә кирәк. Дым киткәнчегә кадәр үсентеләр ныгып калырга тиеш. Безгә чәчү эшләрен оешкан төстә, кыска вакытта, сыйфатлы итеп башкарып чыгарга кирәк. - диде Марат Әхмәтов игенчеләргә мөрәҗәгать итеп.

Азнакайлылар шулай эшлиләр дә. 17 апрельдә "Марс" җирлегендә чәчү эшләрен башлап җибәргәндә, юлның бер як басуы җитешкән, ә икенче ягында ап-ак кар ята иде. Әйе, табигать игенчене төрлечә сыный шул.

Быел районда 100 мең гектар җирдә язгы кыр эшләре башкарыла. Бүгенге көндә уҗым культуралары һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру эшләре тәмамланып килә. Язгы чәчү эшләре тулы куәтенә бара. 2500 гектарда җирдә чәчү эшләре башкарылды инде. Азнакайлылар карабодай, кукуруз, көнбагыш кебек соңгы культуралардан тыш, язгы чәчү эшләрен 9 нчы майга тәмамларга бурыч куялар.

Район игенчеләре узган ел Татарстан районнары арасында иген уңышы (гектарыннан 26 центнер икмәк) һәм тулаем җыем (135 мең тонна югары сыйфатлы бөртекле ашлык җитештерелде) буенча да беренче урынга чыккан иде. Быел исә алар 200 мең тонна ашлык җитештерү бурычын куялар. Уңышлар телик аларга!

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА,

автор фотосы


Р.S. Әлеге очрашудан соң икенче көнне ап-ак булып җепшек кар яуды. Бу иген уңышына зыян китермәс микән дип борчылып, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усмановка шалтыраттык. Аның:

- Нинди зыян булсын. Бу бит бәхет, уңыш ява, өстәмә дым, - дигән сөенечле тавышын ишеттек.

Без дә шатланып куйдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фәрит Мөхәммәтшин Азнакай игенчеләренең уңай тәҗрибәсен хуплады