Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Фоат Гаделшин тырышлыгы Азнакай кырларында күренә

Гомер-гомергә игенчелек хезмәтен югары бәяләгәннәр һәм бәялиләр. Кырчылык өлкәсе бервакытта да гади һәм җиңел булмады. Безнең хезмәттә үсентеләрне чын күңелдән яраткан шәхесләр генә югары уңышларга ирешә ала. Азнакай районы игенчеләре республика авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен үрнәк булып торалар. Бигрәк тә районның үзенә генә хас җир эшкәртү технологиясе, сортлар һәм орлыклар...

Гомер-гомергә игенчелек хезмәтен югары бәяләгәннәр һәм бәялиләр. Кырчылык өлкәсе бервакытта да гади һәм җиңел булмады. Безнең хезмәттә үсентеләрне чын күңелдән яраткан шәхесләр генә югары уңышларга ирешә ала.

Азнакай районы игенчеләре республика авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен үрнәк булып торалар. Бигрәк тә районның үзенә генә хас җир эшкәртү технологиясе, сортлар һәм орлыклар белән тиешле дәрәҗәдә эшләве сәясәтнең дөрес юлда булуын күрсәтә. Шушы уңышларда "Россия авыл хуҗалыгы үзәге" ФДБУ ТР филиалына караган Азнакай районы бүлекчәсенең, бигрәк тә аның җитәкчесе Фоат Гаделшинның өлеше зур.

Районда Фоат Габделхәй улы җитәкчелегендә орлыкларны, чәчүлекләрне авырулардан биологик юл белән саклау буенча зур эш башкарыла. Нәкъ менә игенннәрне чүп үләннәреннән һәм бөҗәкләрдән саклауда эшне дөрес итеп оештыру районның тотрыклы рәвештә яхшы уңыш алуына китерә. Ул үзен игенчелек культурасын күтәрү, технологик алымнарны дөрес куллануда чын мәгънәсендә югары дәрәҗәдә җир белгече икәнлеген күрсәтте.

Фоат Гаделшинның бөтен гомере җир белән бәйле. 19 яшендә инде ул Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, агроном белгечлеге алырга өлгерә һәм гомере буена шушы һөнәренә тугры булып кала. Азнакай районы "Тукай исемендәге" колхозда агроном булып хезмәт юлын башлаган максатчан егет белемен тагын да арттырырга кирәклеген тоя һәм читтән торып Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Үз эшен яхшы белгән, инициативалы Фоатны район җитәкчелеге дә тиз күреп ала һәм аны тагын да җаваплырак хезмәткә - Азнакай хуҗалыкара җитештерү берләшмәсенә баш агроном итеп билгелиләр. Тырыш белгечнең хезмәт баскычлары һаман да югарырак үрмәли бара: Азнакай үсемлекләрне саклау станциясе начальнигы, лаборатория мөдире, ә инде 2007 елдан бүгенге көнгәчә "Россия авыл хуҗалыгы үзәге" ФДБУ ТР филиалы начальнигы булып эшли.

Күркәм эш нәтиҗәсен саннар да, еллар да билгеләми, хезмәтенең төп күрсәткече - районның уңышка бай иген кырлары ул. Озак еллар намуслы хезмәте өчен Фоат Гаделшин Татарстан Республикасының атказанган агрономы исеменә лаек була. ТР "Россельхозцентр" бүлекчәсенең Мактау грамотасы һәм башка бик күп бүләкләр белән бүләкләнүе дә аның яхшы белгеч булуына дәлил булып тора.

Фоат Гаделшин озак еллар тупланган тәҗрибәсен районда гына түгел, күрше-тирә коллегалары белән дә теләп уртаклаша, яшьләрнең остазы булып тора.

Хезмәт сөючән, максатчан, кешелекле һәм ярдәмче булганы өчен аны республика, район авыл хуҗалыгы җитәкчеләре һәм белгечләре дә ярата һәм хөрмәт итә.

Таһир Һадиев, ТР буенча "Россия авыл хуҗалыгы үзәге" ФДБУнең җитәкчесе, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фоат Гаделшин тырышлыгы Азнакай кырларында күренә