Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Фәнүзә Нургалиева: «Маяк» – өч газетаны алыштыра»

- Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә башкарган вазифам буенча миңа район агросәнәгате формацияләрендәге хәлләрнең торышыннан, аның кешеләре башкарган эшләрдән даими хәбәрдар булу зарур,-ди авыл хуҗалыгы идарәсенең кадрлар буенча өлкән белгече Фәнүзә Нургалиева. -Сводка рәвешендә җибәрелгән рәсми саннар тезмәсе генә урыннардагы хәлләргә тулы ачыклык бирә алмый. Шуңа күрә дә эш көнемне...

- Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә башкарган вазифам буенча миңа район агросәнәгате формацияләрендәге хәлләрнең торышыннан, аның кешеләре башкарган эшләрдән даими хәбәрдар булу зарур,-ди авыл хуҗалыгы идарәсенең кадрлар буенча өлкән белгече Фәнүзә Нургалиева. -Сводка рәвешендә җибәрелгән рәсми саннар тезмәсе генә урыннардагы хәлләргә тулы ачыклык бирә алмый. Шуңа күрә дә эш көнемне мин "Маяк" газетасы битләрендәге авыл хуҗалыгына багышланган язмалар, фоторәсемнәр белән танышудан башлыйм. Алар миңа авыл сулышын ачыграк тоемларга ярдәм итә.

"Маяк"ның башка газеталарга караганда тагын бер өстен ягы - аның кушымтасы булудадыр. Чөнки бүгенге кыйммәтчеллек чорында аз керемле гади халыкның күбесе үзәк һәм республика матбугатына языла алмый.

Ә атнага бер тапкыр чыга торган җомга кушымтасы укучыларның мәгълүматка булган ихтыяҗын канәгатьләндерә, дип уйлыйм. Димәк, "Маяк" газетасы үзе генә дә өч басманы алыштыра!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев