Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Фирдүс Тямаев: "Буа мишәрләре мине оятка калдыра". ВИДЕО

Фирдүс Тямаев Үзенең никахлы хатыны, улының әнисе - Резедә Әхвәтвәлиевага кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Җырчы әйтүенчә, ул бу адымга озак әзерләнгән. Көнен дә туры китергән: 8 Март көнне меңләгән тамашачы алдында эшләде ул моны. - Өч ел яшибез, әмма мин аңа "нормальный" иттереп тәкъдим ясый алмадым. Кеше өйләнер алдыннан эшне...

Фирдүс Тямаев Үзенең никахлы хатыны, улының әнисе - Резедә Әхвәтвәлиевага кияүгә чыгарга тәкъдим ясады.

Җырчы әйтүенчә, ул бу адымга озак әзерләнгән. Көнен дә туры китергән: 8 Март көнне меңләгән тамашачы алдында эшләде ул моны.

- Өч ел яшибез, әмма мин аңа "нормальный" иттереп тәкъдим ясый алмадым. Кеше өйләнер алдыннан эшне тәкъдим ясаудан башлый. Безнең бу этап төшеп калды, - ди Фирдүс Тямаев.
Популяр җырчы концертына җыелган меңләгән тамашачы каршында тезләнеп, "кызына" тәкъдим ясады һәм йөзек кидертте. Дөрес, махсус чәчәк бәйләме дә әзерләнгән булган. Тик Фирдүс аны Буадан килгән бер ханымга бирергә мәҗбүр булды. "Бүген безнең бик якын кешебезнең туган көне. Ул залда утыра. Аны котлап, чәчәк бүләк ит әле", дигән хатка җавап бирми түзә алмады ул. "Хәзер бүләк итмәсәм, Буа мишәрләре мине оятка калдыра", дип, хатыны өчен сайлаган бәйләмне елтыр күлмәкле апага бирде.
Фирдүс белән Резедәнең яшь аермасы 8 ел. Уллары Раянга июнь аенда өч яшь тула. Тямаевлар купшы туй ясауны кирәксез дип тапты. Аның каравы, никах мәҗлесенә йөзләгән кунак чакырулы иде.
Чулпан ШАКИРОВА
intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Фирдүс Тямаев: "Буа мишәрләре мине оятка калдыра". ВИДЕО

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев