Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Фикердәшләр бергә җыелды

«Калинушка» җыр һәм бию ансамбле Олыгайгач кешеләрнең кадер-хөрмәте, игътибарына аеруча мохтаҗ буласың икән. Үзебезнең Лениногорск педагогия училищесын тәмамлаган Т.Хөсәенова җитәкчелегендәге «Калинушка» Азнакай җыр һәм бию ансамбле концерт белән килгәч, сөенечнең чиге булмады. Солистлар Ф.Йосыпова, Л.Якимов, М.Хилова, З.Фәхразиева, Р.Сабитова, Т. Павлова, З.Павлова һәм иң яшь катнашучы 2 нче сыйныф укучысы А.Йосыпова...

«Калинушка» җыр һәм бию ансамбле

Олыгайгач кешеләрнең кадер-хөрмәте, игътибарына аеруча мохтаҗ буласың икән. Үзебезнең Лениногорск педагогия училищесын тәмамлаган Т.Хөсәенова җитәкчелегендәге «Калинушка» Азнакай җыр һәм бию ансамбле концерт белән килгәч, сөенечнең чиге булмады.

Солистлар Ф.Йосыпова, Л.Якимов, М.Хилова, З.Фәхразиева, Р.Сабитова, Т. Павлова, З.Павлова һәм иң яшь катнашучы 2 нче сыйныф укучысы А.Йосыпова биргән концертның башыннан азагына кадәр көчле алкышлар тынып тормады. 30 ел иҗади эшчәнлеген безнең шәһәргә багышлаган Фәния Йосыпованы ансамбль составында күрүгә дә бик куандык. Ул шәһәрнең музыка-педагогия училищесында педагог булып эшләп, мәдәният тормышында ныклы эз калдырды.

Бу очрашу төрле буын иҗат кешеләрен, фикердәшләрне бергә җыйды. Бердөм, сәхнәнең йөзек кашы «Калинушка» ансамбле халыкка туктаусыз хезмәт күрсәтә. Бигрәк тә ветераннарны сөендерә. Бу көнне нигездә элеккеге еллар җырлары яңгырады. Ә инде ансамбль «Катюша»ны башкарганда зал аягүрә басып, бердәм аңа кушылды.

Онытылмас очрашу, концерт өчен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары А.Темирбулатовага, мәдәният бүлегенә, «Калинушка» ансамбле җитәкчесе Т. Хөсәеновага, коллективка рәхмәтебезне белдерәбез.

Ф.Шәрәфиева, мәгариф отличнигы, Лениногорск

Әнә шулай ике сәгатьлек отчет концерты белән «Калинушка» сезонны япты. Рәсми рәвештә сезон ябылса да, ансамбльнең туктап калганы юк. Узган ел җәй дә авылларга йөргәннәр. «Каравон» фестиваленә генә дә 6 тапкыр барып кайтканнар.

«Кунак ашы - кара каршы» диләр. Көзен Лениногорск шәһәренең рус җыры ансамбле Азнакайга киләчәк. «Калинушка» тамашачыларны рус җырлары һәм романслары кичәсенә көтеп кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев