Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Фемида иҗади дуслыкта” беренче республика бәйгесе Азнакайда узды

Мәдәният елы үзенең киңкырлы, күптөрле чаралары белән истә калыр. Узган атна ахырында Азнакай сәхнәсендә Фемида әһелләре хакимлек итте. Республиканың көньяк-көнчыгыш төбәгендәге 9 районнан җыелган суд коллективлары үзләрен үзешчән сәнгатьтә сынады. Әнә шулай Татарстан Югары Суды рәисе Илгиз Гыйлазов Мәдәният елының гадел хөкем сагында да үз эзен калдыруына иреште. Аның бу...

Мәдәният елы үзенең киңкырлы, күптөрле чаралары белән истә калыр. Узган атна ахырында Азнакай сәхнәсендә Фемида әһелләре хакимлек итте. Республиканың көньяк-көнчыгыш төбәгендәге 9 районнан җыелган суд коллективлары үзләрен үзешчән сәнгатьтә сынады. Әнә шулай Татарстан Югары Суды рәисе Илгиз Гыйлазов Мәдәният елының гадел хөкем сагында да үз эзен калдыруына иреште.


Аның бу башлангычы һәр коллективта хуплап алына. Ә нигә, судьялар да шундый ук кешеләр: талантлы, зирәк, уңганнар... Илгиз Идрис улы сүзләре белән әйтсәк: "Судья - ул суд функциясен башкаручы гына түгел, ул - креатив фикер йөртүче, тормышта аның да үз мавыгулары, шәхси үсешкә омтылышлары бар."


Азнакай район-шәһәр Мәдәният йортында алма төшәр урын да юк: Азнакай, Әлмәт, Сарман, Мөслим, Лениногорск, Бөгелмә, Баулы, Ютазы, Чирмешән район-шәһәрләренең суд хезмәткәрләрен танып та булмый, бүген алар эстрада йолдызлары, аларны хозур кылырга килгән тамашачының да кәеф шәп күренә.


"Фемида иҗади дуслыкта" дип исемләнгән беренче республика бәйгесен ачып, Татарстан Югары Суды рәисе Илгиз Гыйлазов, Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин үзешчәннәргә уңышлар теләделәр.


Сәхнәгә бер-бер артлы биючеләр, җырчылар, башка жанр осталары чыга торды. Азнакайның чегән һәм башкорт кызларын аласыңмы, Бөгелмә чибәрләрен янына җыйган стиляга Васянымы, Мөслимнең "яшь йөрәкле" татар картынмы... - әйтерсең лә гомерләрен сәхнәдә үткәргән чып-чын артистлар. Талантларга чик юк: республикабызда яшәүче барлык милләт вәкилләренең җыр-моңнары, бию, гореф-гадәтләре - барсы да чагылды сәхнәдә. Әлбәттә, алда көткән Бөек Җиңүнең 70 еллык юбиллее да үз чагылышын тапты. Безнең Азнакай шәһәр суды коллективының бу мөһим темага аеруча игътибар бирүен жюри да ассызыклады.


Үз өеңдә диварлар да ярдәм итә, ди, ансы да булгандыр, әмма безнекеләрнең иҗади осталыгы да югары иде шул. Азнакай шәһәр суды үзешчәннәре гомуми нәтиҗәләр буенча иң күп балл җыеп бәйгедә җиңү яулады. Җыр номинациясендә шулай ук беренче һәм өченче урыннар, башкорт һәм чегән биюе белән беренче һәм икенче урыннар, үзенчәлекле жанр буенча өченче урын азнакайлыларда.


Менә шулай, җәмәгать, республика бәйгесе суд хезмәткәрләренең закон кешеләре генә түгел, җырга-моңга сәләтле сәхнә осталары да булуын күрсәтте. Иҗат ташыган күңелне һич сүрелдерми, алга таба да шулай җырлап яшәргә язсын!

Лиза Нурлыева, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Фемида иҗади дуслыкта” беренче республика бәйгесе Азнакайда узды