Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Фазлыев Илнур Фаил улын якын туганнары туган көне белән котлыйлар

Мөслим районы Вәрәшбаш авылында дөньяга килеп, бүгенге көндә Азнакай шәһәрендә гомер итүче "Сельхозжилсервис" муниципаль унитар предприятиесе директоры булып эшләүче Фазлыев Илнур Фаил улына 25 март көнне 45 яшь тула. Кадерле абыебыз, Илнур! Сине чын күңелебездән олуг бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Эшеңдә зурдан-зур уңышлар телибез, бүгенгедәй көч-куәтең, энергияң ташып торсын, исәнлек-саулыктан...

Мөслим районы Вәрәшбаш авылында дөньяга килеп, бүгенге көндә Азнакай шәһәрендә гомер итүче "Сельхозжилсервис" муниципаль унитар предприятиесе директоры булып эшләүче Фазлыев Илнур Фаил улына 25 март көнне 45 яшь тула.

Кадерле абыебыз, Илнур! Сине чын күңелебездән олуг бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Эшеңдә зурдан-зур уңышлар телибез, бүгенгедәй көч-куәтең, энергияң ташып торсын, исәнлек-саулыктан Ходай аермасын. Сирина җиңгәбез белән бәхеттә-шатлыкта, муллыкта бер-беребезгә кирәк һәм терәк булып яшәгез, үстергән улыгыз Илһам һәм кызыгыз Илиза тәүфыйклы, белемле, акыллы үзегез кебек хезмәт сөючән кыз һәм ул булып үссеннәр.

Бер-беребез белән аралашып, киңәшләшеп, ярдәмләшеп яшик әле. Кадерлебез сиңа озын һәм тигез гомер, туачак таңнарың, киләчәк көннәрең кояш кебек якты, нурлы, күк йөзегез һәрвакыт аяз булсын.

Гөрләп үтсен синең тормыш юлың,

Юлларыңа гөлләр сибелсен.

Туар таңнар сиңа бары бәхет,

Бары шатлык кына китерсен.

Иң изге теләкләр белән: энекәшең Ильмир, киленең Ләйсән, балалар: Гүзәл, Ильвир, Ильяс.

Бу теләкләргә Мөслим районында яшәүче әниебез Ләйсирә дә кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фазлыев Илнур Фаил улын якын туганнары туган көне белән котлыйлар