Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Файдалы су процедуралары: мунча, душ

Мунча - су процедуралары үткәрү өчен иң уңайлы урын. Тәнне юу душ һәм ванна керү белән тулылана. Мунчада су белән юыну-чайкану тиренең барорецепторларына җылы һәм механик тәэсир ясый. Су процедуралары түбәндәгеләргә бүленә: салкынча (20 градуска кадәр), җылымса (20-32 градус), индифферент (33-37), җылы (38-39), кайнар (40 градус һәм аннан да югары)....

Мунча - су процедуралары үткәрү өчен иң уңайлы урын. Тәнне юу душ һәм ванна керү белән тулылана.
Мунчада су белән юыну-чайкану тиренең барорецепторларына җылы һәм механик тәэсир ясый. Су процедуралары түбәндәгеләргә бүленә: салкынча (20 градуска кадәр), җылымса (20-32 градус), индифферент (33-37), җылы (38-39), кайнар (40 градус һәм аннан да югары).
Салкынча һәм җылымса су белән юынганда тиредәге һәм тире асты кан тамырларында спазм хасил була, шунлыктан организмның җылылык чыгаруы чикләнеп, тәндә җылылык туплана. Әмма артык суыну өшүгә китерә, тән агара, аннан соң күгәреп китә. Бераз җылынгач, кабат суынсаң, тән акрынлап яраклаша һәм өшү соңрак башлана. Организмны су белән чыныктыру шуңа нигезләнә.
Җылы процедуралар тәнне җылыта, нерв системасын тынычландыра, ләкин тән үзенекеннән югарырак температуралы су белән чыланганлыктан, су парга әйләнә алмый, бу хәл организмның артык җылынуын китереп чыгаруы ихтимал.
Суның механик тәэсире су агымының хәрәкәтенә, басым ясавына, тәннең су белән орынган өлешен куллар, мунчала, яисә массаж ипләмәләре (приспособление) ярдәмендә ышкуга бәйле. Бу вакытта тиредәге нервлар активлаша. Тәнгә аңлы рәвештә химик яктан тәэсир итү өчен суга диңгез тозы, ылыс төнәтмәсе, горчица, дару үләннәре салалар.
Коену (обливание). Коенуны 32-34 градустан да түбән булмаган 1-2 чиләк судан башларга кирәк. Коенуны душ алыштыра ала.
Душ. Душ кергәндә кешенең тәненә төрле формалы, температуралы һәм басымлы су агымнары тәэсир итә. Форма һәм тәэсир итү ысулыннан чыгып, яңгырлы, энәле, тузансыман, циркуляр, агынтылы, җилле душларны аерып йөртәләр. Агымның басымына карап, яңгырлы, энәле, тузансыман душлар түбән басымлыга, циркуляр - урта һәм агынтылы - югары басымлыга керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Файдалы су процедуралары: мунча, душ