Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эт сатып алам дип... яки Белә торып алданалар

Кешеләрнең беркатлылыгыннан файдаланып, баерга омтылучылар әледән-әле табылып тора. Мошенниклар кулланган хәйлә ысуллары барчабызга да диярлек билгеле кебек. Бу хакта хокук сакчылары даими кисәтеп, матбугат чаралары сөйләп-язып тора. Бүген кешеләрне төп башына утырту җиңел түгелдер дисәң, чынлыкта бу бер дә алай түгел икән. Узган атнада гына да ике райондашыбыз кырыгалдарлар ятьмәсенә...

Кешеләрнең беркатлылыгыннан файдаланып, баерга омтылучылар әледән-әле табылып тора. Мошенниклар кулланган хәйлә ысуллары барчабызга да диярлек билгеле кебек. Бу хакта хокук сакчылары даими кисәтеп, матбугат чаралары сөйләп-язып тора. Бүген кешеләрне төп башына утырту җиңел түгелдер дисәң, чынлыкта бу бер дә алай түгел икән.

Узган атнада гына да ике райондашыбыз кырыгалдарлар ятьмәсенә эләккән. Беренче очракта пекинес токымлы эт сатып алырга теләүче азнакайлыны төп башына утырталар. Башта "сатучы" 1500 сум акчаны алдан түләргә куша. Бераз вакыт үткәннән соң ул кире шалтырата һәм, хәйләләп, каза күрүчене "Мобиль банк" хезмәтенә тоташтыра да, банк картасында булган 10 мең сум акчага ия була. Нәтиҗәдә, вәгъдә ителгән эт тә юк, акчадан да җилләр искән.

Икенче очрак та банк картасы белән бәйле. Бу юлы мошенниклар бер ханымның картасыннан 8000 сум акчасын үзләштерәләр.

-Узган атнада татарстанлылар мошенниклар кесәсенә 900 мең сумнан артык акча күчергән, - ди район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Рафаэль Әюпов. - Мошенникларның эшчәнлеге турында хәбәрдар булып та, акыл белән эш итәсе урынына хискә бирелүчеләр күп. Карта блокировкаланган, приз уйнату, хокук саклау органнары исеменнән эш йөртү, һәртөрле компенсацияләр түләүне вәгъдә итү - кырыгалдарлар әнә шундый сәбәпләр табып, беркатлы кешеләрнең акчасына ия була. Шулай ук банк карталарының реквизитларын беркемгә дә хәбәр итәргә ярамаганлыгын тагын бер кат искәртеп үтәбез. Игътибарлы һәм уяу булырга кирәк, тир түгеп, хәләл көчегез белән эшләп тапкан акчаларыгызны чит-ятлар кулына бирмәгез. Җиде кат уйла, бер кат кис, дип әби-бабайлар юкка гына әйтмәгән. Шикләнгән очракта, кичекмәстән, "02" яки 7-30-87 номерлары буенча полициягә хәбәр итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Эт сатып алам дип... яки Белә торып алданалар