Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эстафета дәвам итә

Район ветераннар советы оешуның 40 еллыгы уңаеннан, һәр авыл җирлегендә тарихи альбом булдырып, аны эстафета итеп башка авыл җирлекләренә тапшыру матур традициягә әйләнеп китте. Узган атнада Әгерҗе авыл мәдәният йортында балтачлылар шундый истәлекле альбом-эстафетаны әгерҗелеләргә тапшырды. Озак еллар дәвамында хуҗалык һәм авыл җитәкчесе булып эшләгән Мөнир Сәлаховка районның 80 еллык...

Район ветераннар советы оешуның 40 еллыгы уңаеннан, һәр авыл җирлегендә тарихи альбом булдырып, аны эстафета итеп башка авыл җирлекләренә тапшыру матур традициягә әйләнеп китте.

Узган атнада Әгерҗе авыл мәдәният йортында балтачлылар шундый истәлекле альбом-эстафетаны әгерҗелеләргә тапшырды. Озак еллар дәвамында хуҗалык һәм авыл җитәкчесе булып эшләгән Мөнир Сәлаховка районның 80 еллык юбилей медален тапшырганда зал алкышларга күмелде. Ике як тарафыннан да әзерләнгән концерт номерлары, күчтәнәчләр, авылның ветераннар советы һәм авыл җирлеге башлыгы махсус чакырган «Хәтирә» ансамбле чыгышы бәйрәмне тагын да җанландырып җибәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев