Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эшмәкәрләрне милләт язмышы уйландыра

Мәлбагыш авылы фермеры Руслан Хөсәенов татар эшмәкәрләренең Казан милли-мәдәни үзәгендә үткән Бөтендөнья конгрессында катнашты. Районыбызның яшь, уңышлы гына эшләп килүче гаилә фермасы җитәкчесе Руслан. Әүвәл ул эшен яшелчә үстерү белән шөгыльләнүдән башлап җибәргән иде. Икенче елны тавык-казлар үрчетүгә дә алынды. Ә менә быел 40 баш тана алып, терлекчелек тармагын да...

Мәлбагыш авылы фермеры Руслан Хөсәенов татар эшмәкәрләренең Казан милли-мәдәни үзәгендә үткән Бөтендөнья конгрессында катнашты.

Районыбызның яшь, уңышлы гына эшләп килүче гаилә фермасы җитәкчесе Руслан. Әүвәл ул эшен яшелчә үстерү белән шөгыльләнүдән башлап җибәргән иде. Икенче елны тавык-казлар үрчетүгә дә алынды. Ә менә быел 40 баш тана алып, терлекчелек тармагын да булдырды. Малларының санын 160ка җиткерүдә исәбе. "Союз-агро" ширкәтенең буш торган торакларын сатып алып, Хөсәеновлар аларны ремонтлау белән мәшгуль.

- Ярый әле район җитәкчеләре ярдәм итә. Нинди генә гозер белән барсаң да кире бормыйлар, хәлгә керәләр, - ди Руслан Булат улы.

Конгресска дөньяның төрле почмакларыннан татар эшмәкәрләре җыелган. Араларында игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнүчеләр, азык-төлек, төзелеш материаллары җитештерүчеләр дә бар. Кыскасы, кем нәрсәгә һәвәс, ни булдыра - шуңа алынган. Чувашия Республикасының Тукай авылында эшмәкәрләрнең эш барышы, яшәеше белән дә танышып кайтканнар. Иркен тормышлы, заманча авылда барсы да диярлек үз эшен ачкан: кемдер мал асрый, яшелчә үстерә, кемдер такта яру цехын ачкан, сәүдәгәрләр дә бар... Барсы да мәшгульлектә, исереп йөрүчеләр, эшсез ятучылар юк.

Үз милләтебездән булган эшмәкәрләр белән сөйләшеп сүзләр бетмәде, - ди Руслан. -Яңа фикерләр туды, тәҗрибә алдык. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның, Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтовның чыгышлары күңелгә дәрт өстәде, яңа идеяләргә рухландырды. Эшләр уңышлы барганда меценатлык белән дә шөгыльләнеп, милләтне үстерү, аның гореф-гадәтләрен яңарту-саклауда үз өлешебезне дә кертергә кирәк дигән уртак фикергә килеп таралыштык.

Лиза Нур

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев